Казаннан Дубайга чартер рейслары ачыла
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). 14 февральдә Казаннан Дубайга чартер рейслары ачыла. Очышлар якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Казан аэропортының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Татарстан башкаласыннан самолет 14.30 сәгатьтә очып китәчәк һәм «Дубай» халыкара аэропортына 20.45 сәгатьтә барып җитә. Дубайдан кире очу 8.50 сәгатьтә була һәм Казанга 13.10 сәгатьтә кайтып төшү билгеләнгән. «Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән», — диделәр матбугат хезмәтендә. Мондый график буенча очышлар март ахырына кадәр дәвам итә. Пассажирларны Boeing 737-800 самолеты йөртәчәк.