Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Казанда 1906—1917 елларда татар хатын-кызлары мәгарифенә багышланган китап чыкты

0
Казанда 1906—1917 елларда татар хатын-кызлары мәгарифенә багышланган китап чыкты

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Милли китапханәсендә Казанда ХХ гасыр башында татар хатын-кызлары мәгарифенә багышланган «ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугатында хатын-кыз мәгарифе мәсьәләләре» дигән китап тәкъдим ителде.

Китапны басмага әзерләүче төзүче-авторлар Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре Ләлә Мортазина һәм Алсу Зиннәтуллина әйтүенчә, китап ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугатында басылган, хатын-кызлар мәгарифенә багышланган мәкаләләр җыентыгыннан тора. «Без 1906 елдан алып 1917 елга кадәр аралыкны өйрәндек», — диде алар «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Галимнәр «Әл-ислах», «Тормыш», «Вакыт», «Сибирия» газеталары һәм «Сөембикә», «Шура» журналлары белән эш иткән. Китап кереш мәкалә һәм хатын-кыз мәгарифенең төрле мәсьәләләренә багышланган тугыз өлештән тора. «1906 елда кызлар аталарына „рус кызлары хәтта чит ил мәктәпләрендә укый“, дип ачык хат яза. 1914 елдан хатын-кызларның „безгә азатлык кирәк“ дигән язмалары күренә башлый», — ди алар.

«1916 елда төрки халыклар арасында Казанда беренче кызлар гимназиясе ачылган. Моны 1906 елда башланган эшнең нәтиҗәсе һәм югарылыкка җитү дип атап була. Татар хәйриячеләре Оренбург, Уфа, Иркутскида мәгариф үсеше өчен тырышкан, кызлар мәктәбен дә ачкан. Бер мәкаләдә „хатын-кыз һәм мәгариф мәсьәләләрендә Казанга караганда Уфада, Оренбургта игътибар күбрәк“, — дип тә язылган иде», — диде галимнәр.

Ләлә Мортазина кызлар укый торган мәктәпләрдә кичәләрне үткәрү дә гадәткә кереп киткәнлеген әйтте. «Әйтик, Бәраәт, Мәүлед кичәләре, аннары Габдулла Тукай вафатыннан соң 1914 елдан Тукай кичәләре уздырганнар. Иң элек, Тукай рухына багышлап дога кылганнар, Тукайның тәрҗемәи хәле сөйләнелгән, балалар аның шигырьләрен яңгыраткан», — диде ул.

Аның әйтүенчә, татар мәктәпләрендә имтихан үткәрү зур вакыйга кебек кабул ителгән. «Мәсәлән, „Вакыт“ газетасында Багбостан ханым мәктәбендә имтиханнар үткәрәләр. Керү ирекле булганга күрә, ата-аналардан тыш, халык җыелышып карап торган. Кызларның сорауларга җавап бирү-бирмәве җәмгыятьне кызыксындырган», — дип аңлатты ул.

«Кызларга һөнәр өйрәтү дә аерым мәсьәлә булган. Тегү-кисү мәктәбен ачарга теләгәннәр. „Вакыт“ газетасына бер ата кеше болай язган: „Безнең мәктәптә кызларны сөлге чигәргә өйрәтәләр, тукымаларын алу кыйммәткә төшә, ул кызыма кияүгә чыкканда бирнәгә генә кирәк булачак. Сез аны күлмәк тегәргә, калфак чигәргә өйрәтегез. Үз гаиләсенә ярдәм дә итә алыр иде“, — дип яза», — ди Алсу Зиннәтуллина.

Хатын-кыз — кешелекнең иң гүзәл заты, дигән сүзләр кергән мәкаләләр очраган. «Аның белемле булуыннан халкыбызның киләчәге тора. Милләт киләчәге — гүзәл затлар кулында. 1906 елда ук „Вакыт“ газетасында ук хатын-кызга мәгарифнең кирәклеге һәм аңа вакыт җиткәнелеге идеясе ярылып ята. Укытучылар мөселман хатын-кызларын карый торган табиблар булырга тиеш дип чыгыш ясаган», — диде галимәләр.

Китапта ХХ гасыр башында хатын-кызлар мәгарифенең әһәмияте, әлеге проблемага карата җәмгыятьтәге карашлар һәм фикерләр, хатын-кыз мәктәпләре, курслар, китапханәләр ачу һәм аларның тарихы, хатын-кызларга һөнәри һәм педагогик белем бирү мәсьәләләре, хатын-кызның җәмгыятьтәге, гаиләдәге һәм бала тәрбиясендәге урыны һ.б. турында мәкаләләр туплап бирелгән.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: Московская неделя предпринимательства начнется 16 мая


Спорт в России и мире
Москва

ЭСК указала на ошибки главного арбитра дерби ЦСКА — «Спартак» Казарцева


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Даниил Медведев

Медведев сыграет с Бубликом в Мадриде 


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Москве заметили первый в России электромобиль Tesla Cybertruck





Путин в России и мире
Москва

«Ану-ка, девушки!»: какой была легендарная передача, которая вернется на ТВ


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

«Набей им морду, покажи им, что ты настоящий белорус». Лукашенко о поездке спортсменов на Олимпиаду




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Цинизм зашкалил: Елена Зеленская повеселилась в Киеве с герцогиней Эдинбургской


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Николай Басков

«20-летних я уже не потяну»: Басков раскрыл идеальный возраст избранницы



Москва

В I квартале 2024 года доходы Богородского округа превысили 1,4 млрд рублей

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net