Татарстанда көчле бозлавык һәм җепшек кар көтелә
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда һәм Казан юлларында көчле бозлавык көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, төнлә бераз кар явачак, термометр баганасы -20 градуска кадәр төшә. Көндез һава температурасы -4тән -9 градуска кадәр була, урыны белән кар һәм җепшек кар явуы көтелә. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын җил фаразлана. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, атна ахырында Татарстанда җепшек кар, яңгыр һәм карлы яңгыр көтелә.