Татарстанда тагын бер кеше коронавирустан вафат булды
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын бер кеше коронавирустан вафат булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын бер үлем очрагы теркәлгән — 1979 елдгы хатын—кыз», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. Үлем сәбәпләре патологик-анатомик экспертиза ярдәмендә билгеләнгән. Ковид идентификацияләнгән. Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан барлыгы 294 үлем очрагы расланган.