Казанда ун йортны сусыз калдырган коммуналь хезмәткәрләрне җәзага тарталар
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Казанда 10 йортта яшәүче кешеләрне сусыз калдырган өчен, торак коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен җәзага тартачаклар, дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Вахитов районы прокуратурасы тикшерү вакытында былтыр декабрьдә «НВК-Строй» хезмәткәрләре «Нестеровский» торак комплексын су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтырганда торбаүткәргечкә зыян китерүен ачыклаган. Нәтиҗәдә, 10 күпфатирлы йортта яшәүчеләр һәм 5 административ бина сусыз калган.
Моннан тыш, ноябрьдә «НВК-Строй» хезмәткәрләре катнашында тагын бер коммуналь авария булган. «Водоканал» оешмасы белән килешү буенча су үткәрү вакытында хезмәткәрләр газүткәргечкә зыян салган, шуның нәтиҗәсендә җиде торак йорт газсыз калган.
Гаепле хезмәткәрне саксызлык аркасында җылылык челтәрләренә зыян салган өчен 2 мең сумга штрафка тартканнар. Прокуратура оешмадан барлык җитешсезлекләрне бетерүне таләп итте. Оешманың бер хезмәткәрен дисциплинар җаваплылыкка тартканнар инде.