Рөстәм Миңнеханов Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы белән очрашты
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы Игорь Баринов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Очрашуда милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышканнар. Рөстәм Миңнеханов Игорь Бариновка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырган. Татарстанга визиты кысаларында Игорь Баринов Казан Изге Ана иконасы соборы төзелеше барышы белән танышкан, Галиев мәчетендә булган, Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашкан, шулай ук җирле дини конфессияләр вәкилләре белән аралашкан.