Фәрит Мөхәммәтшин һәм Игорь Баринов Татарстанда милли сәясәт турында фикер алышты
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Бүген Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Россиянең Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов белән очрашты. Фәрит Мөхәммәтшин һәм Игорь Баринов республикада милли сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итте Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте. 173 милләт вәкиле яшәгән Татарстанда милләтара һәм конфессияара татулык мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Парламент җитәкчесе сүзләренчә, бу эштә иң мөһиме — республика территориясендә яшәүче халыкларның телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, милләтара конфликтларны кисәтү. «Татарстан халыклары ассамблеясе беренчеләрдән булып Татарстан Республикасында 2021 елда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларындагы чаралар планын гамәлгә ашыруга кереште», — дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Игорь Баринов Татарстан халыклары ассамблеясенең, аерым алганда, федераль проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашучы Яшьләр ассамблеясенең эшен югары бәяләде, диелә бу хәбәрдә. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.