Авыл хуҗалыгы министры урынбасары сөт җитештерү күләме артуның сәбәпләрен аңлатты
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Татарстанда җитештерелгән сөтнең күләме артуның сәбәпләрен атады. «Барлык төр хуҗалыкларда җитештерелгән сөт күләме 1935, 2 мең тонна булды. Сөт җитештерү күләме артуның бер факторы — техник яктан модернизацияләү. 2020 елда 6,5 мең малга исәпләнгән 16 сөт комплексы гамәлгә кертелде. Шуның нәтиҗәсендә сөт җитештерү 40 мең тоннага артты», — дип сөйләде ул Дәүләт Советында узган очрашуда. Министр урынбасары сүзләренчә, 2021-2022 елларда 10 сөт комплексы һәм 20 азык үзәге төзү планлаштырыла. Ул шулай ук сыерларның сөтен арттыру өчен башкарылган систематик эшнең дә нәтиҗәле булуын әйтте. Бер сыердан савым 6330 кг тәшкил итә. Ул 2019 ел белән чагыштырганда сигез процентка күбрәк. Хәбипов идентификацияләү эшенең дә дәвам итүен ассызыклады. Бүгенге көндә малларның 3 проценты системада теркәлгән. 2021 елда күрсәткечне йөз процентка җиткерү максаты куелган.