Рөстәм Миңнеханов «Әгерҗе» сәнәгать паркын төзү буенча инвестпроект белән танышты
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районы Советының йомгаклау утырышы алдыннан «Әгерҗе» логистик сәнәгать паркын булдыру буенча инвестпроект белән танышты. Проектка инвестицияләр күләме 715 млн сум тәшкил итә. Киләчәктә интермодаль ташуларны үстерү, контейнер терминалы булдыру, шулай ук сәнәгать предприятиеләрен ачу планлаштырыла. «Әгерҗе» транспорт-логистика паркы тизләтелгән йөк ташу инфраструктурасының мөһим өлешенә әверелергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. «Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны Татарстан Инвестсовет каравына кертүне йөкләде, шулай ук Куйбышев тимер юлы белән йөк ташу күләмнәрен арттыру мәсьәләсен хәл итәргә тәкъдим итте», — диелә хәбәрдә. Хисап докладында район башлыгы хәбәр иткәнчә, хисап елында тулай территориаль продукт 8 млрд 210 млн сум тәшкил итәчәк яисә 2019 ел дәрәҗәсенә карата 100,3 процент булачак. Сәнәгать җитештерүе индексы — 105,2 процент. Төп капиталга инвестицияләр 5 млрд сум яисә 2019 ел дәрәҗәсенә карата 63 процент тәшкил итте. Рөстәм Миңнеханов хезмәт хакы мәсьәләләренә игътибар итте. Тимер юлчылар тырышлыгы белән Әгерҗе районында уртача хезмәт хакы 35 мең сумнан артып китә. Бу республика шәһәрләре һәм районнары арасында 20нче урын, шул ук вакытта районның 17 предприятиесе минималь хезмәт хакы күләменнән азрак түли. «Болай ярамый. Безнең ил Конституциясендә хезмәт хакын минималь күләмнән аз түләмәскә дигән гарантия бар. Һәм икенчесе, тормыш сыйфатының төп критерийларының берсе — ярлылык дәрәҗәсе. Әгәр республика буенча бу күрсәткеч 7,4 процент дәрәҗәсендә булса, сезнең районда — 10,5 процент. Бу мәсьәләләр сезнең контрольдә булырга тиеш», — диде республика җитәкчесе.