Казанда улының умырткасын сындырган ир-атны кулга алганнар
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанда улының умырткасын сындырган ир-атны кулга алганнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Тикшерү версиясе буенча, гыйвар аенда исерек ир-ат хатыны һәм 10 яшьлек улы янына кунакка килгән. Ир-ат белән хатын-кыз арасында низаг чыккан. Ир-ат хатынын кыйный башлаган. Малай әнисен якларга тырышкан, әмма әтисе аягы белән баланың күкрәгенә типкән. Малайнын умырткасы компрессион сынган. Хәзер ир-ат Тикшерү изоляторында, аңа карата сәламәтлеккә аңлы рәвештә зыян китергән өчен җинаять эше кузгатылган.