Рөстәм Миңнеханов милли мәгариф мәсьәләләре буенча утырыш үткәрүне йөкләде
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Милли мәгариф, мәдәни һәм тарихи мирасны саклау мәсьәләләрен буенча мәгариф һәм фән советының аерым утырышы уздырылачак.
«Бу мәсьәләдә безгә фәнни составны көчәйтергә кирәк. Фән һәм технология елын үткәрү безгә яхшы этәргеч бирә, эшчәнлекнең фәнни һәм сәнәгать өлкәләрендә хезмәттәшлек итү мөмкинлеген тудыра», — диде Президент Казан Ратушасында Татарстан Мәгариф һәм фән советының фән һәм технологияләр елына әзерлек утырышында.
Аның фикеренчә, Татарстан предприятиеләре фән күләмендәге технологияләргә, инновацион өлкәгә күчәргә тиеш. «Барлык тармак министрлыкларына „Циркуляр икътисад“ны эшләүдә актив катнашырга кирәк. Шул очракта гына яңа эш урыннары, экологик продуктлар булдырылачак», — дип сөйләде ул.
«2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетын уздыру буенча эш төркемен өстәмә рәвештә формалаштырырга кирәк дип саныйм», — диде Рөстәм Миңнеханов.