Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 6 процентка кимегән
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). 2021 елның гыйнварында Татарстанда коронавирус инфекциясенең 2762 яңа очрагы теркәлгән, бу 2020 елның декабренә караганда 6 процентка азрак. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марина Трофимова ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. «Вирус йоктыручылар саны тотрыклы дәрәҗәдә саклана, февральнең беренче атнасында көн саен уртача 85 очрак теркәлде. Гыйнварда өч очракның берсе - җиңел һәм симптомсыз, һәр дүрт очракның берсе хастаханәдән тыш пневмония формасында узды, авыр очраклар 3,3 процент тәшкил итте», - диелә хәбәрдә. 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар арасында авыручылар саны — 34, гаиләдә әлеге инфекцияне эләктергән кешеләр исәбе 73 процентка арткан. Марина Трофимова китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, 13 муниципаль районда авыручылар саны республикадагы уртача күрсәткечтән югарырак. Биектау, Питрәч, Кама Тамагы районнары һәм Казанда күрсәткечләр аеруча югары. Ул әлеге район башлыкларын халык арасында һәм оешмаларда кисәтү чараларының үтәлешенә игътибар итәргә чакырды.