Казанда җиңел машина ишегалдында торган алты автомобильне бәрдергән һәм качып киткән
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Казанның бер ишегалдында җиңел машина ишегалдында торган алты автомобильгә зыян салган һәм качып киткән.
Социаль челтәрләрдә Казанның Парин урамындагы бер йорт ишегалдында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләре төшерелгән видео пәйда булды. Язма авторы хәбәр иткәнчә, кара «Лада Гранта» машинасының билгесез йөртүчесе алты автомобильне бәрдергән, шуннан соң качып киткән.
Роликта машиналарга җитди зыян килгәнлеге күренә.
Шәһәр автоинспекциясендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, бу хәл кичә көндез булган.