ДОСААФ президиумының йомгаклау утырышында Борис Кузнецовны искә алдылар
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы ДОСААФ президиумы утырышы ноябрь аенда арабыздан киткән Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов хөрмәтенә бер минут тынлык белән башланып китте. «2020 елда без зур югалту кичердек. Ноябрьдә Татарстан ДОСААФ советы президиумының өлкән әгъзасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов вафат булды. Барыгызны да басып, аны искә алуны сорыйм», - диде генерал-майор, Татарстан Республикасы ДОСААФ советы идарәсе рәисе Дамир Динниулов. Ул Борис Кузнецов республиканың гына түгел, бөтен илнең горурлыгы булуын билгеләп үтте.