Татарстанда циклон аркасында төнлә көчле кар һәм буран көтелә
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда урыны белән һава шартларының начарлануы көтелә. Сәбәбе - көньяк-көнбатыштагы циклонның Урта Идел буена килүе.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, төнлә һәм көндез республикада көчле кар, буран көтелә. Көньяк-көнбатыштан исә торган җил төньяк-көнбатыштагысы белән алышыначак, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Шулай ук кар көтелә, көндез көньяк-көнчыгыш районнарда карлы яңгыр явачак. Юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре хасил була.
Төнлә термометр баганасы -10 градуска кадәр төшә, көндез температура -6... -1 градуска кадәр, ә көньяк-көнчыгыш өлешендә +2 градуска кадәр булачак.
Чәршәмбе көнне төбәк югары атмосфера басымы йогынтысында булачак, кайбер районнарда бераз кар ява. Һава температурасы бераз кими: төнлә -15 градуска кадәр, көндез -10 градуска кадәр була.
Пәнҗешәмбе көнне республикада һава торышына чираттагы циклонның җылы атмосфера фронты йогынты ясаячак, шуңа күрә кар, буран, бозлавык көтелә. Көндез +1 градуска кадәр җылытачак. Явым-төшем белән шундый ук һава торышы икенче көнне дә сакланачак.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, КФУ профессоры Казанда атна ахырына кинәт суытачагы турында кисәткән иде. Салкын һава торышы дүрт-биш көнгә сузылачак.