Казан янындагы чатыр лагерен куып тарату өчен Миңнехановның вазифасыннан китүен таләп итәләр
Интернетта мондый таләп белән петиция барлыкка килде. Петиция авторы Искәндәр Ясәвиев фикеренчә, әлеге низаг өчен җаваплылыкның зур өлеше Татарстан президентында.