Сабурская Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле белән бергә гражданнарны кабул итә
(Казан, 9 март, «Татар-информ»).Татарстанда Кеше хокуклары буенча Тулы вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле белән бергә гражданнарны кабул итәчәк. Чара 16 мартка билгеләнгән. Республикада яшәүчеләр 14.00-16.00 сәгатьләрдә Татарстанда Кеше хокуклары буенча Тулы вәкаләтле вәкил аппаратында сорауларын бирә ала. Очрашуга +7(843)236-41-80 телефоны буенча язылырга мөмкин. Районда яшәүчеләр өчен омбудсменның ярдәмчеләре бүлмәсендәге Skype буенча сорау бирү мөмкинлеге бар. Читать дальше...