Самара өлкәсенең Денискино авылында Сабантуй була
11 июньдә Самара өлкәсенең Шентала районы Сабантуе Денискино авылында була. Ул авылның 300 еллыгы кысаларында уза.
«Самара татарлары» сайтында хәбәр ителгәнчә, бәйрәм 13.00 сәгатьтә башлана.
12.00 сәгатьтә авыл мәдәният йортында «Родной любимый край» китабы тәкъдим ителәчәк. Анда авылны торгызуда һәм үстерүдә, аның рухи һәм мәдәни тормышында катнашкан, Бөек Җиңү бүләк итүче кешеләргә багышланган материаллар кертелгән.