Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Май
2022

Фәрит Мөхәммәтшин 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

0

Бүген VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин 1947 елның 22 маенда Әлмәттә туган. Хезмәт юлын 1963 елда Әлмәттә Миңлебай газ-бензин заводында токарь булып башлый. Совет Армиясендә хезмәт иткәннән соң «Әлмәтнефть» нефть промыселы идарәсе җитештерүен автоматлаштыру цехының контроль-үлчәү приборлары слесаре булып эшли.

Эшләгән вакытта Фәрит Мөхәммәтшин белем ала. Җитештерүдән аерылмыйча, Әлмәт газ сәнәгате техникумында «техник: автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү һәм ремот» квалификациясе (1972), Уфа нефть институтында «инженер-механик: нефть һәм газ сәнәгате машиналары һәм җиһазлары» белгечлеге ала (1979) һәм КПССның Үзәк комитеты каршындагы Саратов югары партия мәктәбен (1986) тәмамлый.

1970 еллар башыннан бирле Әлмәттә комсомол, партия, совет һәм хуҗалык эше белән шөгыльләнә. ВЛКСМ шәһәр комитеты инструкторы (1970-1972 еллар), КПСС шәһәр комитетының сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы (1972-1978 еллар), Халык депутатлары шәһәр советының башкарма комитеты рәисе урынбасары, беренче урынбасары (1978-1985 елларда), Әлмәт шәһәренең КПСС шәһәр комитеты секретаре, икенче секретаре (1985-1987 елларда), «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең катлам басымын бер үлчәмдә тоту өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсе башлыгы (1987-1988 елларда), Халык депутатларының шәһәр советы башкарма комитеты рәисе (1988-1989 елларда) була.

1980 еллар азагыннан ТАССР һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма һәм закон чыгару органнарында төрле җаваплы урыннарда эшли: сәүдә министры (1989-1990 елларда), Министрлар Советы Рәисе урынбасары (1990-1991 елларда), Татарстан Республикасы Югары Советы Рәисе (1991-1995 елларда), Татарстан Республикасы Премьер-министры (1995-1998 елларда). 1998 елдан бүгенге көнгә кадәр – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе.

1999 елның июленнән –  «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте сәяси советы рәисе. 2003 елның августыннан – «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре. 2007 елның декабреннән – Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе. 2009 елның декабреннән – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча Координация советы рәисе. 2011 елның февраленнән – Татарстан Республикасының Волейбол федерациясе президенты. 2013 елның гыйнварыннан – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр советы рәисе урынбасары.

2012 елның декабреннән – РФ Закон чыгаручылар Советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча Комиссиясе рәисе, Закон чыгаручылар советы президиумы әгъзасы. 2015 елдан – РФ Федераль Җыены Федерация Советы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы әгъзасы.

2001 елдан – Идел буе федераль округы субъектлары Дәүләт хакимияте органнарының закон чыгару (вәкиллекле) ассоциациясе әгъзасы. 2017 елның июнь аеннан – Азия Һәм Африка халыклары белән бердәмлек һәм хезмәттәшлек буенча Россия комитетының попечительләр советы әгъзасы. Моннан тыш, 2006 елдан – «АвтоРетроКлуб-21» тарихи техника яратучылар клубы» Татарстан Республикасының автомобиль сөючеләр төбәк иҗтимагый оешмасы президенты.

Социология фәннәре кандидаты, сәяси фәннәр докторы. Федератив төзелеш, милләтара мөнәсәбәтләр, күчеш чорының сәясәте һәм икътисады проблемалары буенча берничә монография һәм күпсанлы публикацияләр авторы.

Дуслык (1997), Мактау (2005), «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» (2007), «Ватан алдындагы казанышлары өчен» III һәм IV дәрәҗә (2012, 2017), Башкортстан халыклары Дуслыгы (2012), «Россия милләте» (2014) орденнары белән, «Россиянең финанс контролен ныгыту өчен» (2011), «Федерация Советы.25 ел»(2019) медальләре белән, күпсанлы Мактау грамоталары һәм башка бүләкләр белән бүләкләнгән. Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре (2015).

Фәрит Мөхәммәтшин «Татар-информ»га 75 яшьлек юбилеен ничек билгеләп үтәргә җыенуы турында сөйләгән иде. Ул юбилеен гаиләсе, туганнары һәм дуслары белән бергә каршыларга җыена.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Мэр Москвы поздравил бизнесменов с Днем российского предпринимательства


Спорт в России и мире
Москва

«Милан» сыграл вничью с «Салернитаной» в Серии А


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Камилла Рахимова вышла в полуфинал турнира WTA-250 в Рабате


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Москвичам пообещали аномальную жару до +29 градусов на следующей неделе





Путин в России и мире
Москва

Калмыкия приняла участие в глобальном спортивном шествии в Москве


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Стало известно, чем Лукашенко угощал Путина в Минске




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Панасыч, а местечковые то не знают...


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Певица

Певица Алена Апина пришла на съемки сериала про группу "Комбинация"



Москва

Джикия заявил, что может встретиться с Каррерой в Москве

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net