Рөстәм Миңнеханов Гипронииавиапром бинасында Борис Тихомиров истәлегенә барельеф ачты
Бүген проект институты бинасында «Казан Гипронииавиапром» акционерлык җәмгыятенең легендар җитәкчесе Борис Тихомиров истәлегенә барельеф ачтылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Гипронииавиапром проект институтының озак еллар дәвамында республикада һәм илдә күп кенә проектларны гамәлгә ашыруда катнашуын әйтеп үтте. Предприятие үсешенә аның элеккеге директоры Борис Тихомиров та бәяләп бетергесез өлеш керткән. Ул 2020 елда вафат булды.
«Борис Иванович уникаль кеше иде, без аның хезмәтен беркайчан да онытмабыз. Мин шәхсән аны белә идем һәм һәрчак хөрмәт иттем – ул үз предприятиесенең чын патриоты, республикабыз патриоты, илебез патриоты булды. Мондый кешеләр күп түгел, ул башкалар өчен үрнәк иде», – дип, Татарстан Президенты җыелган ветераннарга һәм Казан Гипронииавиапром хезмәт коллективы вәкилләренә мөрәҗәгать итте.
Татарстан Президенты сүзләренә караганда, Борис Тихомиров үз предприятиесе һәм аның хезмәткәрләре турында кайгыртуны һәрвакыт иң беренче мәсьәлә итеп күргән. Шәхси, шул исәптән сәламәтлек белән бәйле мәнфәгатьләре һәрвакыт аның өчен икенче планда, эш бурычларыннан соң торган.
«Кызганыч, без аны югалттык. Әмма аның эше яши һәм ул һәрвакыт безнең хәтердә булачак», – дип сүзен тәмамлады Рөстәм Миңнеханов.