Быел Татарстанда ветераннарның торак шартларын яхшыртуга 23 миллион сум юнәлдереләчәк
2022 елда Татарстанда алты Бөек Ватан сугышы ветеранының торак шартлары яхшыртылачак, тагын 10 йортка капиталь ремонт ясалачак. Әлеге максатларга федераль бюджеттан 23 миллион сумга якын акча юнәлдереләчәк. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Торак белән тәэмин итү – бик зур мәсьәлә. 2008 елда РФ Президентының «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында»гы указы чыкты. Республика бу елларда 19 132 Бөек Ватан сугышы ветеранының торак шартларын яхшырту өчен 20 миллиард сум акча алды. Быел республикага федераль бюджеттан 23 миллион сумга якын акча бүленде, бу алты ветеранның торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», - диде министр.
2012-2021 елларда республика районнарында инвалидлар һәм сугыш ветераннарының 1655 фатиры ремонтланган. Быел тагын 10 фатирга ремонт ясалачак. Өлкәннәрнең теләге буенча, әлеге эшләрне җәйге чорда (бу вакытта алар туганнарында була яки шифаханә-курортта дәвалана) башкарачаклар.