Актанышның Байсар мәктәбе укучылары тыл ветераннары өчен сугыш чоры җырларын башкарды
Актанышның Байсар мәктәбе укучылары Бөек Җиңү бәйрәме якынлашып килгән көннәрдә тыл ветераннарының өйләрендә булып, бәйрәм белән котлады.
Читать дальше...
Актанышның Байсар мәктәбе укучылары Бөек Җиңү бәйрәме якынлашып килгән көннәрдә тыл ветераннарының өйләрендә булып, бәйрәм белән котлады.
Читать дальше...
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов эшмәкәрләр белән очрашты. Очрашуда Лениногорск районы территориясендә кече һәм урта бизнесны үстерү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы хәбрә итә.
Читать дальше...
Бу көннәрдә Саба районында Җиңү көненә багышланган чаралар уза. Лесхоз картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәрне дә Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
9 Май бәйрәме алдыннан «Үлемсез полк» акциясе эстафетасына 84, 86, 87 һәм 88нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кушылды. Балалар һәм хезмәткәрләр 88нче балалар бакчасы территориясендә колонна белән үзләренең батыр туганнарының портретларын күтәреп йөрделәр. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
28 майда 18.00 сәгатьтә Татарстанның халык артисты Раил Садриев А.А.Брянцев исемендәге Санкт-Петербург яшь тамашачы театрының яңа сәхнәсендә «Дәрвиш» моноспектаклен тәкъдим итәчәк. Бу хакта Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы яза.
Читать дальше...
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор), соңгы 10 елдагы тикшерү үрнәкләренә анализ ясап, илдә атмосфера һавасының сыйфатын тикшерде. Нәтиҗәдә, 2013-2022 елларда рөхсәт ителгән концентрация артып киткән пробалар өлешенең кимүе теркәлгән, диелә ведомство хәбәрендә. Бу хакта «Российская газета» яза.
Читать дальше...
Татарстан Республикасы «Туризм өчен җир» проектына җәлеп ителгән Россия Федерациясе субъектлары арасына керде. Росреестр, Роскадастр һәм төбәк Хөкүмәте арасында шул хакта килешү төзелгән. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Читать дальше...
Төркиянең Истанбул каласында урнашкан Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәниятен фәнни өйрәнү үзәге ИРСИКА (Research Centre for Islamic History, Art and Culture) татар-төрек дөньясының танылган тарихчысы Надир Дәүләтне искә алу җыены оештыра. Бу хакта мәрхүм галимнең хатыны Берил Дәүләт хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген «Балачак» халыкара җыр конкурс-фестиваленә йомгак ясала. Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта фестивальнең гала-концерты башланды.
Читать дальше...
Төмән һәм Свердловск өлкәләрендә урман янгыннары аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде.
Читать дальше...
Иртәгә, 8 майда, Татарстанда элегрәк урнашкан салкынча һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Читать дальше...
Тукай районы коткаручылары аягы мотоблокта кысылып калган егеткә ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
Тверь шәһәренең сервис һәм туризм көллиятендә Татар кулинариясе фестивале узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Чаллыда урам буйлап пычак күтәреп йөргән һәм үзен сәер тоткан ир-ат видеокамерага эләккән. Видеоязманы социаль челтәрләрдә урнаштырганнар.
Читать дальше...
Бүген Казан федераль университетының физика факультеты бинасында югары уку йортының элеккеге ректоры Юрий Коноплев белән хушлаштылар. Галимне соңгы юлга озатырга туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, укучылары килгән иде. Беренче каттагы холл халык белән тулды, ә чәчәкләрне шулкадәр күп алып килгәннәр иде ки, хәтта махсус өстәлдә аларга урын да җитмәде. Иң элек КФУның беренче проректоры Дмитрий Таюрский сүз алды, ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән кайгы уртаклашу хатын укыды.
Читать дальше...
Татарстан делегациясе Кабулда Әфганстан Энергетика һәм су ресурслары министрлыгы җитәкчелеге белән очрашты. Яклар хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре хакында фикер алышты.
Читать дальше...
Россия, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Һиндстан, Бәһрәйн, Сербия, Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан һ.б. илләрнең танылган эшкуарлары һәм хатын-кыз экспертлары «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» Россия һәм Ислам хезмәттәшлек оешмасы Халыкара икътисади форумы дискуссияләрендә катнашырга теләк белдерде.
Читать дальше...
Безгә дус булмаган илләрдән китерелгән товарларны «Россиянең дошманы тарафыннан җитештерелгән» дигән сүзләр белән маркировкалый башларга кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт Думасының оборона комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Родина» партиясе лидеры Алексей Журавлевка сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген, 7 майда, Казанда профессиональ татар эстрадасына нигез салучы бөек җырчы Рәшит Ваһапов һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды. Бүген аның тууына 115 ел тулды. Чарада мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, күренекле сәнгать әһелләре катнашты. Алар арасында – шагыйрь Ренат Харис, актер Ринат Таҗетдин, профессор Фоат Галимуллин, җырчылар Зөһрә Шәрифуллина, Мирсәет Сөнгатуллин.
Читать дальше...
РИА Новости агентлыгының Бөтендөнья банкы һәм илкүләм статистика хезмәтләре мәгълүматларына нигезләнгән исәп-хисапларыннан күренгәнчә, Россия 2014 елдан соң беренче тапкыр дөньяның иң зур икътисадлары унлыгына кире кайткан.
Читать дальше...
Россиядә дүрт ел эчендә «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча Бөек Ватан сугышына багышланган 1 023 истәлек мәйданчыгы тәртипкә китерелгән. Федераль Министрлар Кабинетының телеграм-каналында шул хакта хәбәр ителә.
Читать дальше...
Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган өлкән лейтенант Олег Сорокинга үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. Татарстанның Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.
Читать дальше...
Бүген иртән Татарстан башкаласында кар яуган. Май башы өчен гадәти булмаган табигать күренешенең видеоязмасын «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар җибәрде.
Читать дальше...
Бүген Казанның Идел буе районында автобетон ташучы КАМАЗ машинасы велосипедчыны таптаткан. Казанның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте Магистраль урамында булган.
Читать дальше...
Армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел тулу уңаеннан истәлек медальләре әзерләнде. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.
Читать дальше...Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.