Лениногорск районы башлыгы эшмәкәрләр белән очрашты
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов эшмәкәрләр белән очрашты. Очрашуда Лениногорск районы территориясендә кече һәм урта бизнесны үстерү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы хәбрә итә.
Үзмәшгуль кешеләргә ярдәм итү дәвам итәчәк. Чаралар комплексына ташламалы кредитлар, шулай ук укыту программалары, продукцияне сертификацияләү һәм аны гамәлгә кертү, шул исәптән маркетплейсларда, күргәзмәләрдә, ярминкәләрдә сату керә. Бу хакта район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлназ Иванова сөйләде.
«Безнең район авылларында эшмәкәрләр грант конкурсларында, мәсәлән, «Агростартап» программасында катнашучылар бар. Участоклар һәм техника сатып алуга, авыл хуҗалыгы җитештерү объектларын төзүгә һәм модернизацияләүгә финанс ярдәме алалар. Быел да безнең районнан әлеге конкурста катнашу өчен бер гариза бирелде», - диде авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илнур Шәмәрданов.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов, барлык якларның мәнфәгатьләрен исәпкә алып һәм бергәләп эш итеп, мондый зур бурычларны хәл итәргә кирәк, дип белдерде. Моннан тыш, ул эшмәкәрләрне муниципалитет белән активрак хезмәттәшлек итәргә чакырды.
Очрашу ахырында Рәгать Хөсәенов эшмәкәрләргә актив тормыш позициясе һәм Лениногорски районы үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.