Татарстанда -5 градуска кадәр кырау һәм көчле җил көтелә
Иртәгә, 8 майда, Татарстанда элегрәк урнашкан салкынча һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем ихтималы аз. Көнбатыштан тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил иткән җил исәчәк һәм тизлеген төньякка үзгәртәчәк. Урыны белән аның тизлеге төнлә секундына – 14, көндез 16 метрга (Казанда – 14 метрга) кадәр җитүе көтелә.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0..-5 градус (Татарстан башкаласында 0..-2 градус) тәшкил итәчәк, туфракта һәм һавада кырау көтелә. Көндез исә +9..+14 градуска (Казанда +10..+12 градус) кадәр җылытачак.
«Татар-информ» агентлыгы бүген иртән Татарстан башкаласында кар явуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.