Кузбасстагы «Кышлау нуры» мәчетендә балалар өчен экскурсия оештырдылар
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Халык сәнгате һәм мәдәни мирас елы кысаларында Кемерово өлкәсе Кышлау авылының «Кышлау нуры» мәчете имамы Хөсәенджон Дарвозиев Юрга шәһәренең 3нче мәктәбендә белем алучы V сыйныф укучылары белән «Халыклар дуслыгы» дигән темага очрашу үткәрде. Интерактив чыгыш вакытында милләтара тынычлык һәм татулык, һәр кешенең мөһимлеге һәм кирәклеге турындагы мәсьәләләр кузгатылды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.