Милли китапханәдә татарча комикслар җыентыгы тәкъдим ителәчәк
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). 12 март көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Татарча комикслар. Казан хикәяләре» җыентыгы тәкъдим ителәчәк. Бу хакта проектның Instagram аккаунтында хәбәр ителә. Җыентыктагы комикслар Казан тарихындагы вакыйгаларга, легендаларга, геройларга һәм персонажларга багышланган. Китапта Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани, Карл Мюфк, Кави Нәҗми, Шаһиәхмәт Алкин турында хикәяләр урын алган. Комикслар җыентыгын булдыру эшендә 19 автор катнашкан. Китапны тәкъдим итү кичәсе 14: 00 сәгатьтә башлана. Читать дальше...