Новости Саратова
Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Саратова
Саратов
Октябрь
2022

«Башта булышкан, аннары буып үтергән» – 31 әбине үтерүдә гаепләнүче маньяк суд каршында

0
«Башта булышкан, аннары буып үтергән» – 31 әбине үтерүдә гаепләнүче маньяк суд каршында

Хәзер Радик Таһиров өлкән яшьтәге хатын-кызларны үтерүдә үз гаебен танымый. 31 корбан, 800 томлык җинаять эше - процесс Татарстанда иң зурысы булырга охшаган. Казан кешесенең әбиләрне ничек үтереп йөри башлавын һәм аның эзенә ничек төшүләрен «Татар-информ» журналисты Югары судта тыңлап кайтты.

40 яшьлек Радик Таһиров 31 әбине үтерүдә гаепләнә. Матбугатта аны «Идел буе маньягы» дип тә яза башлаганнар иде. Татарстан Югары суды аңа карата ачылган җинаять эшен карый башлады. Таһировка «кеше үтерү һәм һөҗүм итү», «талау» кебек берничә маддә буенче гаеп белдерелгән. Тикшерүчеләргә барлык дәлилләрне җыярга ике ел вакыт киткән. Таһировның гаебе исбатланса, ул гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. 

«Ул эшне нәкъ менә бу кеше эшләгәненә ышана алмыйм. Аны тоткарлаганнан соң да шулай тоелган иде», – дип сөйләде «Татар-информ»га үтерүче кулыннан беренче булып һәлак булган ханымның кызы Асия Шәмсетдинова.

Асиянең әнисен Нәсимә Ишморатованы 2011 елның 5 мартында Батыршин урамындагы йортларның берсендә табалар. Иртән өлкән яшьтәге ханым банкка китә, кызы белән шалтыратышып сөйләшә, шуннан соң эзсез югала. Аның мәетен кич белән туганнары табып ала. Алар, шикләнеп, пенсионер әби янына хәл белергә килгән булган.

«Таһиров җинаятьләрен алдан ук планлаштырган. Нәкъ менә өлкән яшьтәге хатын-кызларны сайлаган, аларның каршылык күрсәтә алмаячагын аңлаган. Җинаять урыныннан мөмкин кадәр тизрәк качып китү өчен Таһиров биш катлы хрущевкаларга кергән – башкача әйткәндә, күп катлы йортларның лифтларында күренеп калырга теләмәгән. Мәсәлән, Коләхмәтов урамындагы биш катлы йортның берсендә ул 81 яшьлек Нәсимә Ишморатованы очраткан. Әбинең авыр сумкаларын өенә хәтле күтәреп барырга тәкъдим иткән. Шулай итеп аның үзе генә яшәвен аңлап алган. Икенче көнне наркотиклардан аңгырайган хәлдә ул аның өенә акча сорарга килгән», – дип укыды гаепләү карарыннан җинаять эшенең беренче эпизодын прокурор.

Фатирга керүгә, Таһиров шунда ук әбигә һөҗүм итә – каты әйбер белән берничә тапкыр китереп суга. Хатын-кыз аңын югалткач, диванга өстерәп китерә һәм буа башлый. Аның суламый башлавын аңлагач, фатирын тенти башлый. Бер мең сум акча табып алып, чыгып кача.

Таһиров шул ысул белән тагын бер өлкән яшьтәге хатын-кызның ышанычын яулый. Ул аны Восстание урамында очрата, су тутырган шешәсен өенә алып керергә булыша. Таһиров фатирда өлкән яшьтәге ханымны мендәр белән каплап үтерә, 10 мең сум акчасын урлап югала.

Кеше үтергәннән соң кайвакыт буш кул белән киткән

Тикшерүчеләр фикеренчә, Таһиров чираттагы корбаннарын Түбән Камада таба. Бу юлы ул фатирга үтеп керүнең башка ысулын уйлап таба – пенсионерларга үзен коммуналь оешма хезмәткәре буларак таныштыра һәм вентиляцияне тикшерергә кирәген әйтә. Моңа ышанган әбиләр Таһировны фатирга керткән, ул аларны үтергән һәм табылган бөтен кыйммәтле әйберләрен алып чыгып киткән. Әбиләрне үтүк шнуры, пәрдәләр, чыбыклар белән буган.

«Химиклар урамында Таһиров олы яшьтәге ханым фатирына коммуналь хезмәткәр сыйфатында кергән. Өйдә ялгызы булуына инанганнан соң, әбигә һөҗүм итә, каты әйберләр белән кыйный башлый. Пенсионер әби үлгәч, аның фатирында 20 мең сум акча, рубинлы алтын йөзек, Ватан сугышы ордены табып ала һәм чыгып китә», – дип укыды эш материалларын прокурор.

Аннары ул башка шәһәрләрдә дә үтереп йөри башлый. Волжск, Ижау, Түбән Новгород, Чабаксар, Уфа, Пермь, Самара, Саратов, Екатеринбургта өлкән яшьтәге хатын-кызларның мәетләрен табып тордылар. Таһиров фатирларның берсендә хуҗабикәне үтергәннән соң 230 мең сумга якын акча таба, кайчакта буш кул белән китәргә туры килгәләгән.

Сүз уңаеннан, тикшерүчеләр Таһировның барлык фатирлардан 900 мең сум акча урлавын ачыклаган.

«Берәү дә булыша алмасын өчен фатирда бикләп калдырган»

Таһировның берничә корбаны исән кала. Беренче әбине үтергән көнне Таһиров Ибраһимов проспектындагы бер йортта да пенсионерга һөҗүм итә. Ул үзен өске каттагы күршесе дип әйтә һәм, әбинең балконына изолентасы төшеп киткәнен сәбәп итеп, фатирга кермәкче була.

Фатирга керүгә үк, Таһиров хатынга ташлана. Берничә тапкыр башына суга, аннары буып үтермәкче була. Корбаны аңын югалткач, Таһиров фатирда эзләнә башлый.

«Кайсыдыр мизгелдә пенсионер ханым уянып китә һәм ярдәмгә чакыра башлый. Аннары Таһиров аңа яный башлый һәм акчаларның кайда булуын сорый. Бернинди җавап булмагач, ишекне бикләп, фатирдан чыгып китә», – диелгән материалларда.

Исән калганнар арасында Түбән Новгородтагы хатын-кызлар бар. Таһиров анда 2012 елның мартында була. Үзенең схемасы буенча эш итә. Коммуналь хезмәткәр сыйфатында Таһиров фатирга кереп, өлкән яшьтәге хатынга һөҗүм итә. Аның үлгәненә инанып, өендә кыйммәтле әйберләр эзли башлый. Көтмәгәндә генә пенсионерның кызы кайтып керә. Таһиров аның башына чүкеч белән суга, хатын-кыз исән кала.

Тагын бер эпизод Чабаксарда була. Таһиров пенсионер хатынны үтерергәннән соң, эзләрен бетерергә ниятләп, фатирга ут төртә. Ул фатирдан 20 мең сум алып чыга.

«ДНК буенча тапканнар»

Җинаятьче эзенә озак еллар төшә алмаганнар. Әбиләрне үтерү сериясе буенча меңләгән кешедән сорау алганнар, биш меңнән артык экспертиза үткәрелгән.

Әлеге җинаятьләрне кылуда шикләнеп, 2017 елда Самарада Павел Шәйәхмәтов дигән кешене тоткарлыйлар. Аңа берничә әбине үтерүдә гаеп белдерелә. Гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләккән ир үзенең маньяк булмавын әйтә, ә икенче көнне конвой бүлмәсендә үз-үзенә кул сала.

Оперативниклар «Идел буе маньягы»ның эзенә 2020 елның декабрендә төшкән. Кайчандыр бер үтерү урынында табылган ДНК Казанда яшәүче Радик Таһировның ДНКсына туры килгән. Аны 1 декабрьгә каршы төндә Дәрвишләр бистәсендә, хатынының фатирында тоткарлыйлар.

Ул вакытта Таһиров гадәти тормыш рәвеше алып барган –  слесарь булып эшләгән, өйләнгән, баласы туган.

«Аны нормаль кеше дип әйтеп буламы? Шул кадәр кешене үтерү өчен кем булырга кирәк? Моңа җөръәт итәр өчен кеше башында нәрсә булырга тиеш?» – дип хисләрен тыя алмады Казанда һәлак булган бер пенсионерның кызы. Хатын-кыз Таһировны иң каты җәзага тартырлар дип өметләнә.

«Гаебемне танымыйм»

Гаепләү карарын берничә сәгать укыдылар, шуннан соң суд гаепләнүчегә сүз бирде. Таһиров прокурорны тыныч кына тыңлады, йөзен журналистлардан кәгазь кисәге белән каплап торды.

«Мин бер генә эпизод буенча да гаебемне танымыйм», – дип белдерде Радик Таһиров судта гаепләү карарын игълан иткәннән соң.

Таһировның бу сүзләре процессның катнашучыларын һәм күп кенә матбугат вәкилләрен гаҗәпкә калдырды. Искәртеп узабыз, тоткарлау вакытында ул үз гаебен тулысынча таныган иде. Ул чакта Таһиров җинаятькә яшәргә акчасы булмау аркасында баруын сөйләде.

«Мин яклый торган гражданин гаебен тану турында күрсәтмәләрне басым астында биргән. Бу этапта процесска җентекләп аңлатма бирмим. Таһиров сорау алу вакытында барысын да сөйләячәк», – дип аңлатты гаепләнүченең яңа позициясен аның адвокаты.

Тиздән суд һәлак булган пенсионер хатын-кызларның туганнарыннан һәм шаһитлардан сорау алачак.

«Татар-информ»

Алёна Низамова тәрҗемәсе






Загрузка...


Губернатор Саратовской области Роман Бусаргин
Саратовская область

Губернатор обратил внимание на несколько прудов в Саратовской области, заполненных лишь на одну пятую


Спорт в Саратовской области
Саратовская область

Саратовский "Автодор" обменял наставника юниоров на Зеленского


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Новак Джокович

Первая ракета мира Джокович получил бутылкой по голове после матча в Риме


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Саратовской области
Саратовская область

Жители Саратовской области "обиделись" на неожиданное северное сияние





Путин в Саратовской области
Саратовская область

Дмитрия Костина назначили руководителем СУ СКР по Саратовской области


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Святая миссия русского солдата


Навальный в Саратовской области


Здоровье в Саратовской области


Частные объявления в Саратове, в Саратовской области и в России






Загрузка...

Загрузка...



Леонид Агутин

Леонида Агутина обвинили в сатанизме – чем закончилось это дело



Саратов

Формула удовольствия: как искусство влияет на принятие решений

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net