Пенза өлкәсендә «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы офисы ачылды
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Каменка шәһәрендә Пензаның «Ак калфак» төбәк иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы офисы ачылды. Каменка шәһәре администрациясе бинаны бушка бүлеп биргән. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яшь активистка Адилә Мәһдиева ыргак белән келәм бәйләү буенча уникаль мастер-класс үткәрде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Е.Коняшкина «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе Эльмира Васильевага, шәһәр мәктәпләрен дә кертеп, эшчәнлек территориясен киңәйтү үтенече белән мөрәҗәгать итте. «Сез кирәкле эш башкарасыз һәм сезнең конкурсларда катнашкан балаларның икенче яктан ачылуын күрәбез», — диде Коняшкина.