(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин фикеренчә, Бердәм дәүләт имтиханнары рус телендә булуга сылтап, татар телен өйрәнмәү — зур хата. «БДИ русча булгач, „Бер үк дәресне ике тапкыр өйрәнеп булмый, балага бик авыр була“, — диючеләр бар. Анысы да бардыр. Әмма БДИ кеше тормышында бер генә тапкыр бирелә дә, шуның белән бетте. Ә тормышта яшисе, эшлисе, гаилә корып гомер итәсе бар. Имтиханнарга гына сылтап, үз телебезне онытып, фәннәрне татарча укытудан читләшү ... Читать дальше...