«Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургта «Автомобилист» командасын җиңде
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбург шәһәренең «Автомобилист» командасын җиңде. Матч исәбе — 3:2. Уен Екатеринбургта узды. Беренче периодның дүртенче минутында «Автомобилист» хоккейчысы Алексей Макеев исәпне ачты (1:0). Алтынчы минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Стефан Да Коста «Авангард» өчен икенче алканы кертте. Ул 2020-2021 еллар сезонында «Ак Барс» составында уйнаган иде (2:0). Әлеге голдан соң «Ак Барс» капкачысын алмаштырды: бозга Игорь Бобков урынына Тимур Билалов чыкты. Унөченче минутта Даниил Тарасов алканы «Авангард» капкасына кертте (2:1). Уналтынчы минутта исәп тигезләште, гол авторы — Кирилл Петров. Алка капкасы урыныннан кузгалган вакытта керде, шуңа күрә хөкемдарларга видеокабатлау карарга туры килде. Нәтиҗәдә гол исәпкә алынды (2:2). Икенче периодта голлар булмады. Өченче периодның өченче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Александр Бурмистров командасын алга чыгарды (2:3). Командалар составы: «Ак Барс»
Бобков (Билалов);
Кагарлицкий — Галимов — Тарасов, Кэмпфер — Хенкель;
Уил — Воронков — Петров, Журавлёв — Рукавишников;
Бровкин — Сафонов — Панюков, Лямкин — Адамчук;
Глухов — Бурмистров — Булатов (Кателевский), Лучевников.
«Автомобилист»
Галкин (Шикин);
Шумаков — Да Коста — Макеев, Трямкин — Блэкер;
Белоусов — Спунер — Мэйсек, Гуркин — Гәрәев;
Хрипунов — Кормье — Романцев, Арзамасцев — Щемеров;
Бочаров — Куликов — Жукенов, Салов.
«Ак Барс» киләсе уенын Магнитогорск шәһәрендә уздырачак. «Металлург» — «Ак Барс» матчы 28 октябрь 17:00 сәгатьтә башлана.