Әгерҗе районы янында арба таккан чит ил машинасы әйләнеп капланган, йөртүчесе үлгән
Кичә Татарстанның Әгерҗе районында юл-транспорт һәлакәте булган. Машина йөртүче һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары хәбәр итә.
Һәлакәт Әгерҗе - Красный Бор юлында Кадрәк авылы янында булган.
Фото: © шаһитләр
Chevrolet Nivaс автомобиле йөртүчесе билгесез сәбәпләр аркасында юл кырыена төшеп киткән һәм әйләнеп капланган. Чит ил машинасы таккан арбада көймә булган.
Фото: © шаһитләр
Ир-ат алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән.