Казан мәчетенең имамы чит ил кешесе белән никах ясау дөресме-юкмы икәнлеген аңлатты
Әгәр ул мөселман кешесе булса, башка дәүләт гражданины белән никахлашу рөхсәт ителгән. Бу хакта «Казан нуры» мәчете имамы Наил хәзрәт Йосыпов искә төшерде. «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалы шул хакта хәбәр итә.
Никахлашу алдыннан булачак тормыш иптәше һәм аның туганнары, шул исәптән әти-әниләре белән якыннанрак танышырга кирәк, дип билгеләп үтте имам.
«<…> никах укыганда никах шартларын үтәргә кирәк», - диде Наил хәзрәт.
Татарстан мөфтие 2019 елда «ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылу һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә» чыгарып, никах кагыйдәләренә ачыклык кертте.
Аерым алганда, никахны республика мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән имамнар укырга тиеш. Алар яшь гаиләгә никах таныклыгын бирү белән бергә, Диния нәзарәтенең метрикасы китапларында никахлашуны да теркәргә тиеш.