Роза Хәйруллинаның туган көнендә Байбулат Батуллинның «Ядәч! Истә!» фильмы күрсәтелгән
Кичә Байбулат Батуллинның «Ядәч! Истә!»/»Бери да помни» фильмы Роза Хәйруллинаның туган көне уңаеннан Мәскәүдә күрсәтелгән.
«Фильмны Мәскәүнең «Художественный» кинотеатрында режиссер һәм сценарий авторы Байбулат Батулла, төп рольне уйнаучы Рабит Батулла, актриса Алина Насыйбуллина, продюсерлар Иван Яковенко һәм Владимир Пермяков тәкъдим итте», – дип хәбәр итә фильмның пиар-компаниясе.
Бүген фильм КАРО АРТ проекты кысаларында Мәскәүнең «Октябрь» кинотеатрында күрсәтелә. Билетлар сатыла.
14 сентябрьдән фильм киң прокатка чыга. Аны Казан кинотеатрларында да карап булачак.
Фильмда төп рольләрне Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла һәм танылган актриса Роза Хәйруллина башкара.
Байбулат Батуллинның «Ядәч! Истә!»/»Бери да помни» фильмы Калининградта «Короче» фестиваленең «Дебют» номинациясендә төп призны алды.
Казан кинофестивале кысаларында ул конкурстан тыш күрсәтелде.
Фильмны Bosfor Pictures киностудиясе төшергән.
«Татар-информ»га Ксения Угольникова фотоларын оештыручылар тәкъдим итте.