Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Үзбәкстанның товар әйләнеше 1 елда 50 процентка артты
2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Үзбәкстанның товар әйләнеше 50 процентка арткан. Быел республикаларга товар һәм хезмәт күрсәтү күләмен арттыруны дәвам итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ботиржон Асадов белән очрашуда хәбәр итте.
«Соңгы вакытта без Үзбәкстан партнерлары белән актив хезмәттәшлек итәбез: кайбер уртак проектлар гамәлгә ашырыла, Татарстанның әйдәп баручы компанияләре линиясе буенча эш алып барыла», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, узган ел берничә зур уртак проект гамәлгә ашырылган: «Чирчик» технопаркы һәм Джизакта Казан федераль университетының филиалы ачылды.
Ботиржон Асадов Татарстан җитәкчесенә Үзбәкстан белән хезмәттәшлеккә игътибары өчен рәхмәт белдерде.
Сүзне йомгаклап, Татарстан Рәисе илчене ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә медаль белән бүләкләде. Асадов «Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән өчен» билгеләп үтелде.