Төркиянең көньяк-көнчыгышына метеорит төшкән
Метеорит Төркиянең көньяк-көнчыгышына төшкән. Берничә провинция күгендә янып төшүче кисәкләре күренгән. Бу хакта NTV телеканалына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Метеорит җирле вакыт белән 20.15 сәгатьтә төшкән (Мәскәү вакыты белән туры килә — ред.). Метеоритның янып төшкән кисәкләре берничә провинциядә күк йөзен көндезге кебек яктыртты», — дип тапшыра канал.
Метеорит Шанлыурфа провинциясендә төшкән дип фаразлана, ә аның төшүен Малатья, Эрзурум, Элязыг, Газиантеп провинцияләре халкы күргән.