Миңнеханов Акдусның фотосын күрсәтте
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Акдусның яңа фотосурәтен күрсәтте —фотода алабай яфраклары саргая башлаган миләш тәлгәшләрен «өйрәнә».
«Акдус узган җәйне искә алып ямьле көзне каршылый!» — дип язган республика җитәкчесе үзенең Телеграм-каналында.
Исегезгә төшерәбез, ак төстәге алабай көчеген Татарстан Рәисенә Төркмәнстанның элекке Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләк иткән иде. Рөстәм Миңнеханов үзенең йорт хайваны белән бергә йөргән фотоларын даими күрсәтә.