Татарстанның Сарман районында мотодельтаплан төшкән, очучы зыян күргән
Бүген иртән ашыгыч хезмәтләрнең бердәм 112 номерына Сарман авылында аэродром территориясендә мотодельтаплан төшүе турында хәбәр итәләр.
Вакыйга урынына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгән.
Һәлакәт аркасында 74 яшьлек ир-ат зыян күргән, аның сул балтыр сөяге сынган. Ир-атны Сарман үзәк район хастаханәсенә алып килгәннәр.
Хәзерге вакытта һәлакәт сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.