Евро курсы 20 сентябрьдән бирле беренче тапкыр 103 сумнан артып китте
Евро курсы 20 сентябрьдән бирле беренче тапкыр 103 сумнан югарырак күтәрелде. Моны «Мәскәү биржасы» мәгълүматлары раслый.
Читать дальше...
Евро курсы 20 сентябрьдән бирле беренче тапкыр 103 сумнан югарырак күтәрелде. Моны «Мәскәү биржасы» мәгълүматлары раслый.
Читать дальше...
Дубайга арзан тур вәгъдә итеп, Татарстан туристларын дистәләгән мең сумга алдаган блогерлар әлеге вакыйгага нокта куярга карар кылган. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче блогер Илүсә Миңнегалиева социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә туристларга түләүнең тоткарлану сәбәбен аңлата.
Читать дальше...
Татарстан Республикасының халык артисты, «Татарстан» радиосына ярты гасыр гомерен багышлаган Рафаэль Ильясов каберенә таш куелды.
Читать дальше...
Россиядә чакырылыш буенча хәрби хезмәт дәвамлылыгы үзгәрми, ул бер ел тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген брифингта Россия Кораллы Көчләре Генераль штабның Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы урынбасары контр-адмирал Владимир Цимлянский хәбәр итте.
Читать дальше...
Татарстанда салым салуның гадиләштерелгән системасын куллана торган югары технологияләр өлкәсендәге технопарк резидентлары өчен ташламалар срогы озайтылды. Ташламалар 2027 елның 1 гыйнварына кадәр булачак. Элегрәк алар өчен 5 һәм 1 процент күләмендәге киметелгән ставка 2024 елның 1 гыйнварында гамәлдән чыгарылачак дип фаразланган иде. Бу Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган законнан күренә.
Читать дальше...
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Перу Республикасында. Бу турыда конгресс сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанда балаларны газаплау турындагы җинаять эшен тикшерү турында хәбәр итүне сорады. Ул моны Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга кушты.
Читать дальше...
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның иҗтимагый-сәяси һәм эшлекле даирәләренең Әфганстан юнәлешендә эшләүгә кызыксынуы артуын билгеләп үтте. Ул бу хакта Әфганстан буенча Мәскәү консультацияләр форматының бишенче утырышында белдерде.
Читать дальше...
ТАССРның атказанган артисты Зифа Басыйрова истәлегенә җырчы яшәгән йорт диварына мемориаль такта куела. «2023 елның 4 октябрендә Мөслим районының горурлыгы булган танылган җырчы һәм театр актрисасы Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була», дип хәбәр итә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге. Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына - Казан шәһәре, Татарстан урамы, 16/78 йорт адресы буенча урнаштырылачак. Тантанага күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, сәхнә ветераннары чакырылган. Читать дальше...
«Без Муса Җәлилгә карап, башка бабаларыбызның да каһарманлыгын искә алабыз», - диде Оренбургның җәмәгать эшлеклесе Нур Хөсәенов.
Россиядә өстәмә мобилизация үткәрү планлаштырылмый. Бу хакта бүген брифингта Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы урынбасары контр-адмирал Владимир Цимлянский белдерде.
Читать дальше...
Агымдагы елның октябрь һәм киләсе елның февраль айларында Татарстанда температура климат нормасыннан югарырак булачак. Алдагы ягып җылыту чорына Татарстан Гидрометеорология үзәге шундый фараз бирә.
Читать дальше...
Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында Венера Җәләлетдинованың «Чардаклы китапханәләренә – татарча китаплар» дигән язмасы чыкты.
Читать дальше...
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар өчен гаризалар сайлап алу игълан итте. Бу турыда министрлык сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Юридик кадрларны белгечлек программасы буенча әзерләргә кирәк, дип саный КФУ ректоры Ленар Сафин. Мондый фикерне ул II Казан халыкара юридик форумы барышында белдерде. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Читать дальше...
Самараның «Бердәмлек» газетасында Рәшит Гыйззәтуллинның «Җырламый түзә алмый» дигнә язмасы чыкты.
Читать дальше...
Лаеш районында «Биосфера-ФИШ» комплексы территориясендә парк-отель барлыкка киләчәк. Ул 100 гектардан артык мәйданны били. Бу хакта «Кама ягы» хәбәр итә.
Читать дальше...
Бу шимбәдә, 30 сентябрьдә, Алабуга районының Танайка авылында Суган фестивале узачак. Чара авылга керү урынындагы парк территориясендә оештырыла. 11.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Читать дальше...
30 сентябрь көнне Түбән Камада ««Яшәүгә 10 мең адым»» Бөтенроссия акциясе узачак. Ял көннәрен сәламәтлек өчен файдалы уздырырга теләүчеләрне марафонга кушылырга чакыралар. Ул 10.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Чирмешәндә «Автобабай» район бәйгесендә беренче урынны Утыз Имән авылында яшәүче 63 яшьлек Рөстәм Вәлиуллин яулады. Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган бәйгедә тугыз кеше катнашты, араларында гүзәл затлар да булды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Кайбычның Олы Подберезье авылындагы игенчелек һәм авыл көнкүреше музеена нигез салган Петр Чекмарев әлеге музей территориясендә тәрәзә йөзлекләре музее ачарга җыена. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.