Главные новости Самары
Самара
Май
2022

Илдә алюминий эшкәртүдә алдынгы ТАТПРОФ компаниясе эшмәкәрләрне хезмәттәшлеккә чакыра

0
Илдә алюминий эшкәртүдә алдынгы ТАТПРОФ компаниясе эшмәкәрләрне хезмәттәшлеккә чакыра

Производствосы Чаллыда урнашкан компания проекты федераль дәрәҗәдә Россиянең барлык төбәкләрендә гамәлгә ашырылачак.

Россия базарында экструзия алымы белән алюминий эшкәртү лидеры булган ТАТПРОФ компаниясе бизнесларны үстерү программасын башлап җибәрә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТАТПРОФ генераль директорының инновацияләр буенча урынбасары Евгений Рачков сөйләде.

Генераль директор Сергей Рачков җитәкчелегендәге ТАТПРОФ компаниясе яңа эшчәнлек юнәлешенә әзер булган эшкуарларга төрле яклап ярдәм күрсәтү максатын куя. Алюминий профиленнән продукция җитештерүне күздә тоткан иң яхшы проектларга теләктәшлек күрсәтеләчәк. Бу проектның импортны алмаштыруда да әһәмияте зур, чөнки чит ил капиталы белән күп кенә җитештерүче компанияләр үз эшен туктата.

Төзелеш, автомобиль төзү, агросәнәгать өлкәсе, нефть сәнәгате, энергетика тармагы, йорт җиһазлары ясау, яктырту һәм башка өлкәләр өчен эшләнмәләр җитештерү проектлары каралачак. Компания мәйданнарны арендага алу, производство куәтләрен арттыру, технологик бухгалтерлык, икътисади, юридик ярдәм, сату-алуларны оештыруда консалтинг кебек ярдәм күрсәтергә әзер. Хәзерге вакытта РФ Алюминий ассоциациясе дә проектны хуплавы турында белдергән.

 

Фото: © Рамил Гали

«Безнең бурыч – кызыксынган эшмәкәрләрне табу һәм алар белән бизнес кору. ТАТПРОФ компаниясе белгечләре металлургия, алюминий өлкәсендә яхшы экспертлар, ләкин без һәр өлкәдә эксперт була алмыйбыз. Шуңа күрә без башка өлкәләрдә экспертизасы булган, үз эшен алюминий продукциясе белән бәйли алырлык, старт алырга әзер торырлык экспертларны эзлибез», - диде Евгений Рачков.  

Проект федераль дәрәҗәдә Россиянең барлык төбәкләрендә гамәлгә ашырылачак. Татарстан компанияләреннән тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Идел буе, Урал федераль округлары, Түбән Новгород өлкәсе компанияләреннән проектлар көтеп калалар.

Претендентлар компания вәкилләре белән онлайн һәм офлайн очрашуларда катнаша алачак. Проектка 2022 елның августында йомгак ясалачак. Проектларны сайлап алу һәм катнашу процедурасы турында тулырак start.tatprof.ru сайтында белергә мөмкин.

 

Фото: © Рамил Гали

ТАТПРОФ производствосы Яр Чаллыда урнашкан. 1990 елда ачылган компаниядә 2021 ел нәтиҗәләре буенча җитештерү күләмнәре 50 мең тоннадан артык. Бүген компания Россия алюминий профильләре базарының 20 процентын биләп тора.

Җитештерү куәтләре – тәүлегенә 180 тонна профиль. Алюминий профиленең 10 меңнән артык төре чыгарыла. Нигездә, бу продукцияне төзүчеләр, фасад, тәрәзә, ишекләр ясау белән шөгыльләнүчеләр куллана. Шулай ук, халык кулланышындагы товарлар – баскычлар, радиаторлар да алюминийдан ясала.

Компания продукциясе зур гына төзелеш проектларында файдаланылган. Казанда 2013 елгы Универсиада объектлары, Сочида Олимпия паркында Зур боз сарае, «Самара Арена», «Лужники», «Газпром Арена» стадионнары, Казандагы Теннис академиясе, торак комплекслар, эшлекле объектлар, производство биналары төзелешендә ТАТПРОФ металлоконструкцияләре кулланылган.






Загрузка...


Губернатор Самарской области Дмитрий Азаров
Москва

Собянин пригласил москвичей и гостей столицы на фестиваль «Рыбная неделя»


Спорт в Самарской области
Самарская область

В Самарской области прошла областная спартакиада среди лиц с интеллектуальными нарушениями


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла на старте турнира WTA-500 в Страсбурге


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Самарской области
Самарская область

Санкт-Петербург не смог обойти Москву в рейтинге жизни населения





Путин в Самарской области
Самарская область

Санкт-Петербург не смог обойти Москву в рейтинге жизни населения


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский пожаловался, что западная помощь опаздывает


Навальный в Самарской области


Здоровье в Самарской области


Частные объявления в Самаре, в Самарской области и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

Победительница «Холостяка» и бывшая Тимати Катя Сафарова появилась на Каннском фестивале



Самара

В Самарской области в массовом ДТП пострадали два человека 

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net