(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Озак авырудан соң Самара өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте аксакалы, «Татар балалары җырлый» фестиваленә нигез салучы 83 яшьлек Мансур Ямалетдинов вафат булды. «Самара татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, мәрхүм 23 августта үзенең туган авылында — Чувашиянең Кызыл Чишмә авылында җирләнәчәк. Хушлашу мәрасиме 9.00 сәгатькә кадәр Самара шәһәре, Академик Павлов урамы, 80-14 (беренче подъезд) адресы буенча үтәчәк. «Мансур ага өлкә татарлары өчен янып-көеп, „Туган тел“ дәге хәлләрдән хәбәрдар булып яшәде, отчет утырышларында катнашканда теге яки бу мәсьәлә буенча саллы фикерен әйтми калмады. Олы йөрәкле, милли җанлы шәхесебезнең урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын! Аллаһы аның якыннарына сабырлык бирсен», диелә Самара өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте хәбәрендә.