Главные новости Перми
Пермь
Сентябрь
2020

Игезәк кызларының берсе югалганын әти-әнисе ике көннән генә абайлап алган

0
Пермь өлкәсендә 10 яшьлек кыз баланы вәхшиләрчә үтергәннәр. Баланың әти-әнисе исә кызның югалуын бары тик ике көн узгач кына абайлап алган. Бу турыда « Комсомольская правда » сайты хәбәр итте. «Бездә шулай урамда үзләре генә йөри торган балалар күп. Ата-анасы бала пособиесенә эчеп ятканда, балалар ялгыз. Бераз үскәч төркемнәргә җыелышалар. Беркайда укымыйлар, эшләмиләр. Алар караклык белән шөгыльләнә. Яклаучысы булмаган, туганнары битараф кыз балаларны мыскыл итәләр. Күптән түгел генә бер пенсионер-бабайның өенә бәреп кергәннәр, каты итеп кыйнаганнар, пенсиясен талап алганнар», — дип сөйли Чуров районының Калино авылы кешеләре. Калино халкы ун яшьлек кыз белән булган фаҗигане дә сөйли. Кыз бала мәете урман полосасында чирәм арасында табыла. Ул өеннән 150 метр чамасы ераклыкта булган. Тикшерүгә якын булган чыганак сүзләренчә, кызны бик вәхшиләрчә мыскыл иткәннәр, аннары кыйнап үтергәннәр. Баланың мәете өстенә агач ботаклары ыргытып киткәннәр. Мәрхүмәнең әтисе һәм әнисе башта полициягә мөрәҗәгать итмәгән, өй янында гына баланы мыскыл иткәндә ата-анасы тавышны да ишетмәгән. Игезәк кызларының берсе югалган ата-анасы ике көн узгач кына абайлап ала. Алар бала югалуын 27 августта гына полициягә хәбәр итә. 28 августта волонтерлар баланың мәетен таба. «Анда кычкырсаң-кычкырмасаң да юк инде, алар күп эчә, алар кеше тавышын ишетерлек түгел», — дип сөйли Калино кешеләре.  Ун яшьлек кызны үтерүдә шикләнеп 16 яшьлек үсмерне тоткарлаганнар. «Полиция хезмәткәрләре өйләр буйлап йөрде, балаларны сораштырдылар. Тоткарланган малайны моңа кадәр урлау өчен хөкем иттеләр. Ул әнисе белән генә яши. Бу егет мәрхүмә кыз белән дә, аның олы абыйсы белән дә таныш», — дип сөйли авыл халкы.  Якын арада бу егеткә карата чикләү чарасы билгеләнә. Мәрхүмә кыз гаиләсендәге игезәк сыңарын һәм аның абыйсының яшәү шартларын тикшерәчәкләр, диелә бу хәбәрдә. Пермь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе 16 яшьлек үсмергә карата «баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Ул 30 октябрьгә кадәр сак астына алынган. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә. Тикшерү версиясе буенча, 23 августта кич белән бу егет исерек була. Ул моңа кадәр таныш булган 10 яшьлек кызны өе янында очрата. Аннары кызны урам читенә алып китә. Чирәм арасында баланың башына йодрык белән берничә тапкыр суга. Кыз урында ук вафат була, диелә бу хәбәрдә.





Загрузка...


Губернатор Пермского края Дмитрий Махонин

Спорт в Пермском крае

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Пермском крае




Путин в Пермском крае

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Пермском крае


Частные объявления в Перми, в Пермском крае и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net