Башкортстанга Төркия мөселманнары бүлеп биргән корбан итен районнарга таратканнар
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ). Башкортстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте «Ватан» хәйрия фонды ярдәме белән Корбан гаетенә чалынган итне республика районнарына озатты. Быел Төркиянең дин эшләре идарәсе корбанга бик күп сарык бүлеп биргән. Итнең бер өлеше бәйрәм көнендә генә түгел, ел дәвамында да мохтаҗларны ашату өчен туңдырылган. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Имамнар мохтаҗларга ит өләшәчәк, мәчетләрдә төрле бәйрәмнәргә һәм чараларга сый әзерләячәк «Республика районнарындагы һәм авылларындагы мәчетләр — архитектура корылмалары гына түгел, социаль-рухи үзәк ул. Кешеләр Аллаһ йортына бәйрәмгә дә, тормышында проблемалар булганда да килә. Имамнарның бурычы — халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү, авыр хәлдәге һәркемгә ярдәм итү. Районнарга җибәрелгән ит тә шушы бурычларны үтәүгә тотылачак», — ди «Ватан» фондының башкаручы директоры Алмаз Вәлиев.