Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Все новости
Сентябрь
2022

Эксперимент: 1нче сыйныф укучысының букчасы 11нче сыйныфныкыннан авыррак

0
Эксперимент: 1нче сыйныф укучысының букчасы 11нче сыйныфныкыннан авыррак

Үзеннән дә олы портфель күтәреп барган 1нче сыйныф укучыларын күргәнегез бардыр? Бу нормаларга туры киләме? Шуны ачыклау өчен, «Интертат» хәбәрчесе, үлчәү белән «коралланып» Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар гимназиясенә барып эксперимент үктәрде - балаларның букчасының авырлыгын үлчәде.

Иң башта – нормалар турында. Роспотребнадзор хәбәр итүенчә, буш портфельләрнең авырлыгы башлангыч сыйныф укучыларының 700 граммнан, ә зуррак сыйныф укучыларының 1000 граммнан артмаска тиеш. Моңа дәреслекләр, дәфтәрләр, башка кирәк-яраклар өстәлә.

Мәктәп укучыларының портфеленең авырлыгы ничә килограммнан артмаска тиеш?

  • 1-2 сыйныф укучылары өчен дәреслекләр җыелмасы белән букчаның авырлыгы 1,5 килограмм
  • 3-4 сыйныф – 2 килограмм 
  • 5-6 сыйныф – 2,5 килограмм 
  • 7-8 сыйныф – 3,5 килограмм 
  • 9-11 сыйныф – 4 килограммнан артмаска тиеш. 

Бу регламент сакланамы-юкмы икәнне ачыклар өчен, очраклы рәвештә, мәктәпкә әти-әнисе белән барган балаларны туктаттым.

Сәгать иртәнге җиде. Иң беренчеләрдән булып, башлангыч сыйныф укучылары килә. 

3нче сыйныф укучысы Вәсиләнең сумкасын әнисен күтәреп килә иде. Аның сүзләренчә, машинадан мәктәпкә кадәр рюкзакны ул алып барыша. Букчаның авырлыгы – 4,2 кг. Нормадан 2 килограммга артыграк.

3нче сыйныф укучысы Инсафның да, аның сыйныфташы Данилның да сумкасы бер үк авырлыкта – 4,2 кг. Нормадан 1,5 килограммга артыграк. Укучыларның берсе дә сумканың авырлыгына зарланмады.

Баласын җитәкләп әни кеше килә. Букчасын үлчәргә рөхсәт сорагач:

Инсафның сумкасы авыррак инде, әмма без машина белән йөрибез мәктәпкә. Бу гимназия – бик әйбәт. Биредә һәрвакыт тәртип. Бөтенесе дә татарлар. Ә безнең бурыч – татар мохитен саклап калу, –  дип сөйләде Айсылу Хәсәнова.

Рюкзакның авырлыгы – 4,5 килограмм. Моның кадәр авырлыкта рюкзакны норма буенча, унберенче сыйныф та күтәреп йөрергә тиеш түгел. 

Айсылу Хәсәнова белән улы Инсаф

Фото: © Расих Фәсхетдинов

Инсафның букчасы

Фото: © Расих Фәсхетдинов

Икенче әни кеше безгә вакытлы килмәгәнебезне әйтте. 

Бүген икенче сыйныф укучыларының сумкасын үлчәүдән мәгънә юк. Алар буген «Яшь тамашачы» спектаклен карарга бара. Аларның сумкалары күпкә авыррак! Мин олы кеше булсам да, күтәреп барырга җиңел түгел. Сумкаларында дәфтәр, ручка һәм күп китаплар. Әле шуның өстенә аерым пакетта аяк киеме дә бар. Анысын да язырга онытмагыз! Өй эшләрен алтыдан алып унбергә кадәр эшлибез. Бала чынлап та ара, – диде.

Әнисенең исеме – Айгөл. Башка мәгълүмат юк.

Фото: © Расих Фәсхетдинов

Өченче сыйныф укучысы Камил Сафиуллин мәктәпкә бабасы белән килгән. Рюкзакның авырлыгы – 2,2 килограмм. 

Илдус абый букчаның авырлыгыннан түгел, ә балаларга күп өй эше бирүләренә зарланды. «Бик озак итеп эшлибез. Каникулларда өй эшенең очы-кырые юк», –  дип зарланды. 

Камил Сафиуллин һәм бабасы Илдус абый

Фото: ©Расих Фәсхетдинов

 

Буш рюкзакның авырлыгы инде нормадан күбрәк

1нче сыйныф укучысы Исмәгыйль Салихов мәктәпкә әтисе белән бара иде. Әтисе, бик теләп, букчаны башта китаплар белән, ә аннары буш килеш үлчәтте.

Зур сумканың эчендә нибары 3 китап иде. Аны авырлыгы – 2,6 кг, буш килеш – 1,5 кг. Регламентта 700 гр икәнне исәпкә алып, буш рюкзакның авырлыгы инде нормадан күбрәк икәнне күрдек.

Өй эшен 1 сәгать тирәсе әзерлибез. Алар әлегә мәктәптә өлгермәгән дәресләрне генә эшләп бетерәләр», – диде Исмәгыйльнең әтисе.

2нче сыйныф укучысы Камиләнең рюкзагы 4,6 кг иде (букчаны үлчәгәндә, хәтта үземнең кулым калтырады). 

Алар ул сумканы мәктәп буйлап күтәреп йөрми бит. Класска алып килеп куялар да, шунда тора. Мәктәпкә кадәр баланы машина белән китерәбез, эчкә кадәр алып керешәбез. Букчаның эчендә китаплар, көндәлек, дәфтәрләр, пенал һәм башка кирәк-яраклар, – ди әни кеше.

Беренче сыйныф укучысы Азат Шәфигуллинны әтисе озата иде. Рюкзакның авырлыгы 2,5  килограмм булып чыкты. 

 Рюкзагы китапларына караганда авыррак аның. Китаплары күп түгел, – диде әти кеше.

Буш килеш үлчәргә рөхсәт итәсезме?

 Ой, юк, бушатмыйбыз, эшкә соңга калам, – дип ашыкты.

Беренче сыйныф укучысы Азат Шафигуллинның букчасы

Фото: © Расих Фәсхетдинов

Сигез тулырга егерме минут кала, мәктәп янында олы сыйныф укучылары да күренә башлады. 

Чыгарылыш сыйныф укучысын Әмир Тараховны туктаттым. Букчасының формасы шакмаклы түгел. Күзәтү буенча, сыйныфлар югары булгаен саен, сумканың размеры кечерәк. Башлангычларның рюкзагыннан соң, Әмирнеке бик тә җиңел тоелды. Үлчәү 1,5 кг авырлыкны күрсәтте. 

Синең китапларың бөтенләй юкмы әллә?

Безнең бүген керә торган фәннәрдән китап юк, – ди ул.

8нче сыйныф укучысы Динарның букчасы 4 кг. Анда әле икенче аяк киеме дә бар, дип акланды ул. 

Сез вакытлы очрадыгыз, просто. Бүген хәтта минем дневник бар. Гадәттә, китапларны партадашым белән икебезгә берне куябыз.

Алга таба 6нчы сыйныйф укучысы Азалия Рәхимованыкын үлчәдек. Авырлык 2,6 килограмм. 

Азалия Рахимова

Фото: © Расих Фәсхетдинов

Җиденче сыйныфтагы Амалия Шәйдуллинаның рюкзагы – 3,5 килограмм. Бу нормага төгәл туры килә.

Амалия Шәйдуллина

Фото: © Расих Фәсхетдинов

Сигезенче сыйныфтагы Эмиль Гайнановның  – 5,5 килограмм. Өстәвенә аның әле икенче кулында пакет та бар. 

Шулай ук авыр сумка белән мәктәпкә тугызынчы сыйныф укучысы Руслан Хөснетдинов та килгән. Аның да 5.5 килограмм. Алар бүген «иң авыр рюкзак» номинациясендә җиңде.

 Әле бу бөтен кирәкле дәреслекләр түгел! Яртысы мәктәптә калды, алайса көндә күтәреп йөрергә авыр, – ди Руслан. 

Руслан Хөснетдинов

Фото: © Расих Фәсхетдинов

  • Шуны билгеләп китәр идем: кара башлык киеп, телефонга төшереп йөргәнне күргән әти-әниләр кырын күз белән генә минем арттан күзәтә башлады. Кайберләренә бөтенләй якын килеп булмады. «Юк, бернәрсә дә сорамагыз, төшермәгез, Интернетка куймагыз», – дигән сүзләр яңгырады. Халык хәзер бөтен нәрсәдән курка һәм шикләнә.

Безнең  арттан зур игътибар белән мәктәп сакчысы күзәтте. Аннары  яныбызга килеп, нәрсә эшләп йөргәнебезне сорады. Без аңа «Татар-информ»нан икәнне исбатлый торган таныклыкны күрсәттек. Кечкенә генә эксперимент үткәрүебезне аңлаттык. Сакчы моңа каршы килмәде. Урынына басып, безнең арттан күз-колак булуын дәвам итте. Баксаң, бу бик тә уңай күренеш.

Сакчы мәктәпкә кереп барган укытучыларга (яки анда эшләүче апаларга/абыйларга) безнең якка таба күрсәтеп, нәрсәдер сөйләде. 

Биш минуттан безнең янга гимназиянең тәрбия буенча уку бүлеге мөдире Илназ Зарипов чыкты. Ул бездән нинди эксперимент үткәрүебезне сорады. Шул ук тәртиптә барысын да аңлаттык һәм документларны күрсәттек.

Димәк, «Татар-информ»нан буласыз. Сезгә тагын нинди сыйныфларны үлчәргә кирәк? – дип, теләктәшлек белдерде.

Тәрбия буенча уку бүлеге мөдире Ильназ Зарипов

Фото: © Расих Фәсхетдинов

Ул безгә каршыга килгән өч кызның берсен туктатырга булышты. 

Самира Хәйруллина булам. Җиденче сыйныфта укыйм. Имтиханнарым булмагач, өй эшен әзерләүгә ике сәгать кенә сарыф итәм, – диде ул һәм үзенең букчасын үлчәтте. Үлчәүдә – 2,3 килограмм иде. Бу аның классы өчен әйбәт күрсәткеч. 

Шулай итеп, иң авыр букча – 5,5, ә иң җиңел букча – 1,5 килограммлы. Күп кенә мәктәпкә йөргән  баланың рюкзак авырлыгы  нормадан артып китә. Башлангыч сыйныфларның эше бераз яхшырак. Аларның букчасын мәктәпкә ата-аналары алып бара!

 

 

Педиатр: «Авыр сумка умыртка баганасына зыян зала»

Казан шәһәренең «1 нче балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССОның 1 нче педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин авыр рюкзак балаларның сәламәтлегенә зыян салуын әйтте.

Роспотребнадзор стандарты буенча, укучы баланың сумкасы 1,5-2,0 кг авырлыкта булырга тиеш. Бездә андый җиңел букча белән йөргән балалар бармы икән? Мәсәлән, Көнбатыш илләрдә портфель авырлыгы бала авырлыгының 10 процентыннан артмаска тиеш. Югыйсә, тәгәрмәчле сумка йөртергә туры килә. Бездә андый нәрсә юк. Исегездә тотыгыз: авыр сумка умыртка баганасына зыян зала. Аны күтәреп йөреп, бала хәтта егылырга да мөмкин. Физик яктан көчле бала авыр рюкзак киеп йөри ала әле, ә ябык тәнле балага бу аеруча авыр бирелә. Монда бөтен тәнгә авырлык килә.

Умыртка баганасы бөкре булып формалашуының төп сәбәбе – нәселдәнлек һәм зәгыйфь мускуллар. Мәктәптә «туры утырыгыз!» дип кисәтү ясыйлар, ни аяныч, баланың өстәл артында бөкрәеп утыруы сын-гәүдәгә тәэсир итми.  Балалар табибы буларак, мин «уку сәламәтлеккә зыян китерергә тиеш түгел» дип әйтәм. Бала бик күп хәрәкәтләнергә тиеш! Туры арка өчен яхшы нәселдәнлек булырга һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк», – дип сөйләде Илдус Лотфуллин.

Табиб, балага әхлакый һәм психологик зыян китермичә, өй эшен эзерләү вакытын регламентлаучы аерым СанПиН барлыгын әйтте:

  • 2-3 сыйныфларда – 1,5 сәгать
  • 4-5 сыйныфларда – 2 сәгать
  • 6-8 сыйныфларда – 2,5 сәгать
  • 9-11 сыйныфларда – 3,5 сәгатькә кадәр.

Мәгариф министрлыгы проблеманы чишүдә булыша алмады

Мәктәп рюкзакларының авырлыгы Роспотребнадзор нормасыннан артып китүен белгәч, без мәгариф министрлыгына шалтыраттык. Сорауны ишеткәч, алар безгә «...504» номерына шалтыратырга әйтте. Җавапны гомуми белем бирү бүлегендә әйтмәсәләр, кире шалтыратырга сорадылар. Түбәндәге номерга дүрт тапкыр шалтыраттык – җавап бирүче юк. Аптырагач, кабат мәгариф министрлыгын җыйдык. Шалтыратуны кабул итмиләр. Нәрсә җавап бирергә үзләре дә белми, ахрысы…

Шулай итеп, бөтен нәрсә әти-әни кулында дигән нәтиҗәгә киләбез. Тыныч кына баланың букчасын күтәреп, мәктәпкә озатасы гына кала. 






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: Москва взяла Гран-при премии «Умный город» за цифровизацию горхозяйства


Спорт в России и мире
Москва

В Москве завершился Кубок России по спортивному программированию


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева замыкает год // 16-летняя российская теннисистка успешно стартовала на крупном турнире WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Жёсткие экологические требования решат инновационные энерготехнологии





Путин в России и мире
Москва

Поездам прибавляют ходу // Как может сократиться время пути от Москвы до курортов на Черном море


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Трофимов

Сергей Трофимов выступит с летним концертом в Зеленом Театре ВДНХ



Москва

Танцы, демонстрации и мини-футбол. Как Москва отпразднует Первомай

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net