Татарстанда яңгыр, кар һәм көчле җил көтелә
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 8 апрельдә, Татарстанда атмосфера фронты йогынтысында дымлы һәм җилле һава торышы көтелә. Республикада аязучан-болытлы һава булачак. Төнлә урыны белән, ә көндез бөтен төбәк буенча кар һәм яңгыр яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Иртән, көндез һәм кич көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр (Казанда секундына 15 метрга кадәр) көчәячәк. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булачак. Төнлә һава температурасы -2…+3 градус булачак. Көндез һава температурасы +6…+11 градуска кадәр җылытачак.