Дөнья беренчелеге: ярымфиналда Франция белән Бельгия уйнаячак
6 июль уйналган чирек финал уеннарында Франция һәм Бельгия такымнары җиңүгә иреште. Такымнар 10 июль көнне узачак ярымфиналда очрашачак.
6 июль уйналган чирек финал уеннарында Франция һәм Бельгия такымнары җиңүгә иреште. Такымнар 10 июль көнне узачак ярымфиналда очрашачак.
Чабаксарда узучы федераль Сабантуй хөрмәтенә шәһәрнең Кызыл мәйданында 350 метр озынлыкта Татарстан әләмен элгәннәр. Ул Идел елгасы култыгы аша салынган Сабантуй уза торган ике мәйданны берләштерүче күпернең буеннан-буена эленгән.
Казанда 11 июльдә "Русия мәгариф системында республикаларның дәүләт телләрен һәм туган телләрне укыту принциплары" фәнни-гамәли конференциясе узачак. Оештыручылар галимнәр фикерен тыңлар вакыт җитте ди.
Русия халыклары демократик конгрессы туган телләрне һәм республикаларның дәүләт телләрен уку планының мәҗбүри өлешенә кертүне таләп итә. Үз таләпләрен һәм тәкъдимнәрен конгресс вәкилләре Русия думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никоновка юллады. Хатка тугыз таләп һәм тәкъдим кергән.
Троицкида Рәсүлия мәдрәсәсен торгыздылар. Уку йортын яңадан ачу тантанасында үзләрен "ислам белгечләре" дип атап мөселманнарга һөҗүм итүчеләр дә катнашты.
Татарстан Дәүләт шурасының Cоциаль сәясәт комитеты утырышында Русиядә пенсия яшен арттыру кануны өлгесе хупланды.
Татарстан мәгариф министрлыгының белем бирүне күзәтү һәм контрольдә тоту департаменты аттестатка "татар теле" һәм “татар әдәбияты” фәнен кертүне кануни дип саный.
Америкага Кытайдан китерелүче кайбер тауарларга җомга көннән пошлина кертелә. Бу хакта АКШ президенты Дональд Трамп хәбәр итте.
21 июльдә Татарстанның Спас районында Идел Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1129 ел тулу уңаеннан мөселманнарның Изге Болгар җыены узачак.
Җомга Татарстанга Төрекмәнстан президенты Корбангулы Бирдемөхәммәдов килә. Ул Миңнеханов, Шәймиев белән очрашачак һәм "Казан-Аренада" футбол беренчелеге уенын караячак диелә.
Табигый газ ятмаларына бай Төрекмәнстанда халык фәкыйрь яши. Күпләр Төркиягә китеп эшли. Узган елны оештырылган халыкара “Азиада” чарасына берничә млрд доллар тотылган. Халык ярык тагарак янында торып калган.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.