Руслан Сәлимгәрәев БДИдан 400 балл җыйган
Мәскәүдә укучы Руслан Сәлимгәрәев урыс теле, математика, химия һәм биологиядән максималь балл җыя алган.
Мәскәүдә укучы Руслан Сәлимгәрәев урыс теле, математика, химия һәм биологиядән максималь балл җыя алган.
БДИлар чоры тәмамланып, нәтиҗәләр ясалып югары уку йортларына документлар тапшыру башланды. Татар теленә һөҗүм булуга карамастан, быел татар теленнән Бердәм республика имтиханын бирүчеләр дә табылган. Татарстанда андыйлар 24 булып чыкты. Азатлык аларның берничәсе белән аралашты.
Русия думасы өстәмә кыйммәт салымын (НДС) 2 процентка арттыру турында канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. 2019 елның 1 гыйнварыннан бу салым 18 процент урынына 20 процент булачак.
Чаллыдагы Татар телен яклау комитеты Татарстан хакимиятләреннән татар телен үстерүгә бирелгән акчаларның ни рәвешле сарыф ителүенә җавап таләп итә. Бу һәм башка таләпләр Татарстан җитәкчеләренә җибәрелгән ачык дәгъва хатында күрсәтелә.
Элемтә операторлары "Яровая кануннары"ның кулланучыларның сөйләшүләрен һәм язышуларын саклау таләбен үти алмый, чөнки аларның сертификацияләнгән җиһазлары юк.
"Мемориал" хокук яклау оешмасының Карелия бүлеге җитәкчесе, тарихчы Юрий Дмитриевка асрамага алынган, балигъ булмаган кызына карата җенси көч куллану гаепләве белдерелгән.
4 июльдә Казакъстанда Татарстан киносы көннәре башлана. Ике көн эчендә казакъ тамашачысы Рамил Фазлыевның "Мулла", Илдар Ягафәровның "Байгал", Илшат Рәхимбайның "Представь" һәм Салават Юзиевның "Хлопнул дверью и ушел" фильмнарын карый алачак.
Казанда бер төркем волонтерлар Иске татар бистәсендәге йортларны буяу эшенә кереште. Алар июль-август айларында кичләрен җыелып өч йортны матурлаячак. Бу эштә теләгән һәркем катнаша ала.
"Ят агент" дип танылган матбугат чаралары белән хезмәттәшлек итүче авторларны да чит ил "агенты" буларак тану тәкъдиме кертелде. Әлеге үзгәрешләрнең киләсе атнада икенче укылышта кабул ителүе мөмкин.
Татарстанның элекке сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин КФУ ректоры киңәшчесе вазифасыннан китә. Ул АФК "Система"да эшләячәк диелә.
АКШ Русиянең Кырым аннексиясен таныямаячак һәм, ярымутрауны Украинага тапшырмый торып, чикләүләрне бетермәячәк. Мондый белдерү белән Ак йор сүзчесе Сара Сандерс чыкты.
Майда оешкан Русия халыклары демократик конгрессы 30 июнь көнне үзенең икенче конференциясен уздырды. Онлайн узган чарада туган телләрне укыту турында канун өлгесе турында фикер алышу һәм тәкъдимнәр җыю оештырылды.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.