Кырым Дәүләт шурасы пенсия яшен арттыру кануны өлгесен хуплады
5 июль Кырым Дәүләт шурасының 61 депутаты чираттан тыш сессиядә пенсиягә чыгу яшен арттыру турында федераль канун өлгесен яклап тавыш бирде.
5 июль Кырым Дәүләт шурасының 61 депутаты чираттан тыш сессиядә пенсиягә чыгу яшен арттыру турында федераль канун өлгесен яклап тавыш бирде.
Европа берлеге шурасы Русиягә карата икътисади чикләүләрне 2019 елның 31 гыйнварына кадәр озайтты. Чикләү чаралары илнең финанс, энергетика һәм саклану тармакларына каршы юнәлтелгән.
Күренекле мәгърифәтче һәм шәих Зәйнулла Рәсүлев тууга 185 ел. Бу уңайдан Уфада узган халыкара конференциядә аңа багышланган дәүләт програмы булдыру тәкъдим ителде.
9 июльдә Төркиядә гадәттән тыш хәл тәртибе гамәлдән чыгарылачак. Бу хакта ил премьер-министры Бинали Йылдырым белдерде дип хәбәр итә Anadolu агентлыгы.
Мәскәүнең Тверской районы мәхкәмәсе Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) медиаширкәтенә 100 мең сум күләмендә штраф салды. Әлеге карар "дәүләт оешмаларына "ят агент" функцияләрен үтәүче оешма буларак финанс мәгълүматын тапшырмаган өчен" чыкты.
Эймсберида Британиянең ике кешесенең "Новичок" нерв-паралитик матдәсе белән агулануы – оештырылган һөҗүм түгел дип хәбәр итте илнең эчке эшләр министры урынбасары Бен Уоллес.
Урта Кабан күле ярына күпләп үлгән балык чыккан. Бу тирәдә йөрүчеләр аларны агулаганнар дип шикләнә. Татарстан экология министрлыгы бу турыда дәшми.
Президент Владимир Путин ябык фәрман белән президент идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Кириенкога Русия каһарманы исеме биргән, дип яза "Коммерсантъ".
Русия президенты идарәсе пенсия реформасы белән бәйле кыенлыкларны җиңәр өчен формаль булмаган штаб ачкан. Бу хакта үз чыганакларына сылтап "Ведомости" яза.
Татарстан мәктәпләрендә татар теле дәресләре киметелгәндә Самардагы “Яктылык” мәктәбендә дәресләр элек ничек булган, шул килеш калган. Бу мәктәптә укырга теләүчеләр саны да арта бара.
Сконтлад-Ярд вәкиле Марк Роули Солсбери янындагы Эймсбери шәһәрчегендә аңсыз килеш табылган Британиянең ике ватандашы "Новичок" матдәсе белән агуланган дип белдерде.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.