(Казан, 26 март, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Быел 15 марттан 26 мартка кадәр Татарстанда бензинның уртача бәясе арткан. АИ-95 маркалы бензинның бер литры 6 тиенгә кыйммәтләнгән һәм 46,91 сумнан 46,97 сум булган. Ә АИ-98 маркалы бензинның бәясе 9 тиенгә арткан, ягъни 53,43 сумнан 53,52 сумга җиткән. Шул ук вакытта АИ-92 маркалы бензинның бәясе 4 тиенгә төшкән, бер литр ягулык бәясе 43,78 сум булса, хәзер — 43,74 сум. Бу турыда Федераль Дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органы хәбәр итә. Читать дальше...