10 сумлык минималь комиссия бетерелде
Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы һәм “ТР хезмәтләре” мобиль кушымтасы аша коммуналь һәм башка түләүләрне башкарганда алына торган 10 сум комиссия бетерелде.
Читать дальше...
Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы һәм “ТР хезмәтләре” мобиль кушымтасы аша коммуналь һәм башка түләүләрне башкарганда алына торган 10 сум комиссия бетерелде.
Читать дальше...
Бүген иртәнге сәгать дүртенче яртылар тирәсендә “Зәй шикәре” заводында хезмәткәрләр пешү белән бәйле бәхетсезлек очрагы булды. Хезмәт урынында пешү алу сәбәпле, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча органы тикшерү эше алды эшенә кереште дип хәбәр итә татар-информ агентлыгы. Мәгълүматларга караганда, эшчеләр шикәр кайнату процессындагы калдыкларны түгү өчен люкны ачкач, алар өстенә 60 градус кайнарлыктагы сыеклык агымы килеп төшә. Пешкән өч ир-егет үзәк дәваханәнең реанимация бүлегенә китерелә. Читать дальше...
Зәйнең 4 нче мәктәбе татар теле укытучысы Рәшидә Җиһаншина VI сыйныф укучылары белән “Газпром-трансгаз Казан” оешмасы уздырган “Зәңгәр ягулык җылысы” иҗади бәйгесендә җиңү яулады. Бу көннәрдә ул тантаналы шартларда диплом белән бүләкләнде.
88 филиалны берләштергән "ТАТМЕДИА" медиахолдингы мультфильмнар сериясе төшерә башлады. Беренче бүлектә газета төп геройга университетта имтихан тапшырырга ярдәм итә. Мондый мультфильмнар яшь аудитория өчен төшерелгән. "ТАТМЕДИА" басмаларына яшь аудиториянең игътибарын мультфильмнар аша җәлеп итү, басма матбугат чараларының тиражы кими барган чорда, яңа төрле, креатив алым санала.
Читать дальше...
Инвалидлар декадасы уңаеннан безнең хәбәрчебез район социаль яклау бүлеге начальнигы Айгөл Вафина белән очрашып сөйләште һәм аңа бер ничә көнкадак сорау белән мөрәҗәгать итте.
Читать дальше...
Зәйдә «АгроКөч Төркем» ЯАҖ вәкилләре катнашында авыл хуҗалыгы техникаларын кышкы саклауга кую һәм ремонтлау буенча киңәшмә узды. Анда сүз куәтле трактор һәм комбайннарны «Каматранссервис» АҖ базасында үзәкләштерелгән система буенча ремонтлау турында барды. Үз илебездә эшләнгән техникалар исә агрофирма бүлекчәләрендә ремонтланачак. Әлеге җәһәттән барлык агрофирмаларда ремонт эшләре графигы төзелде. Техникаларны ремонтлауны 1 мартка төгәлләү бурычы куелды.
Утырышта элек кабул ителгән комплекслы программаның үтәлеше буенча халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Айгөл Вафина, попечительлек һәм опека бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Багаутдинова, спорт, яшьләр эше бүлеге башлыгы урынбасары Наталья Хәмидуллина, баш табиб урынбасары Алсу Гиляҗова һәм башка җаваплы хезмәткәрләр чыгышы тыңланды. Алар буенча соңыннан карар кабул ителде.
Читать дальше...
Авырулар кими,әмма
Алынган мәгълүмәтләргә караганда бүген район үзәк хастәханәсендә эчкечелектән арына алмаучы 393 кеше исәптә тора. Дөрес, аларның саны елның –елында бер кадәр кимүгә бара. Әмма эчкечелек халыкка төзәтә алмаслык зур зыян салуын да дәвам итә. Шушы көннәрдә генә бер ир ялган аракы белән агуланып үлгән.
Фото yandex.ru
Трой-Урай авылы мәдәният йортында әниләр көненә багышланган бәйрәм үткәрелде.
Читать дальше...
Район халкына җир пайлары өчен дивидендлар бирү дәвам итә.
Барлыгы 7071 кешегә 1623 тонна бөртек бирү каралган.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, “Кызыл Шәрык-Агро” 1071 тонна (1 пайга 1 центнер бодай, 1 центнер тритикале, 0,5 центнер арыш), “Хузангай” кооперативы 226 тонна (1 пайга 2 центнер бодай) бөртекне халыкка өләшкән.
Тиздән Яңа ел. Бәйрәм табынын инде планлаштыра башласаң да ярый. Бу юлы без сезне табын күрке булырлык тәмле һәм искиткеч матур салат белән таныштырабыз.
Читать дальше...
Берничә ай элек шәһәрдә әфлисун төсендә автобуслар пәйда булды. Халык моңа гаҗәпләнде, өлкән кешеләр баштагы мәлне утырырга да шикләнә иде, хәзер күнделәр инде. Бер танышым: "Алар Бөгелмәдән иртә белән килә, көне буе пассажир ташыгач, кич белән кайтып китә икән", ди. Аның сүзләре дөрес булып чыкты. Менә ярты ел чамасы шәһәр эчендә маршрут автобусларында пассажирларны йөртү белән бөгелмәлеләр – ике шәхси эшмәкәр шөгыльләнә, диделәр шәһәр башкарма комитетында. Берсе Лыжная урамыннан Геофизиканы урап... Читать дальше...
Бүген төнлә “Бәкер” шифаханәсе баш табибы Фаяз Ибраһим улы Ибраһимовның йөрәге тибүдән туктады.
Читать дальше...
Зәйдә оештырылучы ярминкәләрдә агымдагы елның сентябреннән 29,5 тонна сыер, 11,5 тонна дуңгыз ите, 235 тоннадан артык яшелчә һәм башка азык продуктлары сатылды.
Куш-Елга авылында челтәрләп эшләнгән тәрәзә йөзлекле таш йортлар шактый. Шуларның берсе - авыл хуҗалыгында фидакарь хезмәте өчен “Почет билгесе”, “Хезмәт Кызыл Байрагы” орденнары белән бүләкләнгән Нәҗип Моратовныкы. Тормыш иптәше Гөлҗәүһәр апа белән алар өч бала тәрбияләп үстергән. Таш пулаттай йортларына кем генә сокланмый уза икән.
Читать дальше...Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.