Зәйдә бәхетсезлек очрагы булды
Бүген иртәнге сәгать дүртенче яртылар тирәсендә “Зәй шикәре” заводында хезмәткәрләр пешү белән бәйле бәхетсезлек очрагы булды. Хезмәт урынында пешү алу сәбәпле, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча органы тикшерү эше алды эшенә кереште дип хәбәр итә татар-информ агентлыгы. Мәгълүматларга караганда, эшчеләр шикәр кайнату процессындагы калдыкларны түгү өчен люкны ачкач, алар өстенә 60 градус кайнарлыктагы сыеклык агымы килеп төшә. Пешкән өч ир-егет үзәк дәваханәнең реанимация бүлегенә китерелә. Алар 50-80 % пешү алган дип бәяләнә, хәзерге вакытта әлеге ир-егетләр авыр хәлдә махсус аппарат астына куелган.